ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2013-2014 нче уку елы нәтиҗәләре буенча район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин стипендиясенә лаек булган сәләтле укучылар исемлеге билгеле булган.
Кукмарада “Наркотикларсыз тормыш” акциясе бара. Аның кысаларында районыбызның белем бирү учреждениеләрендә, медицина хезмәткәрләрен һәм фельдшерларны чакырып, наркотиклар куллануның аяныч нәтиҗәләре, аларның законсыз әйләнеше өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралуы турында укучылар белән сөйләшүләр үткәрелде.
Республикада игълан ителгән “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә 11 июнь көнне “Наркотик – бәла билгесе” дип аталган чара үтте. Әлеге чара барышында социаль хезмәткәр Гаптелганиева Ф.А. сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан әңгәмә үткәрде. Социаль педагог Ахмадеева М.Р. тарафыннан “Разум против наркотиков” дип аталган видеоролик күрсәтелде.

10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
8 июнь конне Өркеш авылында Сабантуй бәйрәме үтте. Сабантуйнын үткәрүдә Камалов Тимур Илшат улы һәм Филиал ООО «СӨТ иле» - «Дружба» Уркуш бүлеге зур ярдәм күрсәтте. Сабантуйга татар эстрадасы артистлары – Илсия Бадретдинова, Булат һәм Дилэ Нигъматуллиналар чакырылган иде.

Ветеран-журналистлар рашит Миннегалиев, Рузилә Закирова, Олыяз урта гомуми белем бмрү мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиев, якташыбыз Рәниф Шәриповның өендә булып, аны туган көне белән котлап кайттылар. Аларга Шаһинур Мостафин да кушылды. Алар чәй өстәле артында хәтирәләр белән уртаклаштылар, шагыйрьнең яңа иҗат җимешләре белән таныштылар.


9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Президент Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә 6 июньнән Татарстан янгынга каршы махсус режим кертелде. Хәзерге вакытта республикада аномаль эссе һава торышы һәм 5 класслы янгын куркынычы саклана. Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан белдерүләренчә, гадәттән тыш режим шушы шартларда кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә, әйләнә-тирә мохиткә зыян, зур матди югалтулар китермәү максатыннан кертелә.

5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Республика күләмендә бара торган “Ит-чемпион” бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көндә порталда 36432 яңа шәхси кабинет булдырылды. Укучылар өчен конкурс ике этапта уздырыла. “Иң актив укучы” номинациясендә җиңүчеләр - ноутбуклар, ә “Иң актив мәктәпләр” интерактив җиһазлар комплекты һәм мобиль класслар белән бүләкләнәчәк.
Көтеп алынган бәйрәм – Сабантуйлар вакытында район халкыннан юлларда аеруча сак һәм игътибарлы булуларын сорыйбыз. Транспортны тиешле урыннарга гына кую, тизлекне саклау, таләп ителгән кагыйдәләрне үтәү бурычы һәркемгә дә кагыла.
“Балаларга өмет бүләк ит” акциясе кысаларында “Степа абый – полиция хезмәткәре” Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсына нәтиҗә ясалды. Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Мәдәният үзәгендә оештырылган бәйрәм чарасында кукмаралылар да катнашты.
Җәйге календарьның һәр көне кызыл, чөнки җәйнең һәр көне - шатлык, ял, бәйрәм. “Кояшкай” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты балалары өчен Арча тикшерү комитеты хезмәткәрләре чын мәгънәсендә бәйрәм оештырдылар. Кунаклар һәр балага бүләкләр алып килгәннәр иде. Балалар бүләкләр һәм яхшы кәеф бүләк иткәннәре өчен тикшерүче абый-апаларга чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International