ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2014 ел
сишәмбе
“Бердәм Россия” сәяси партиясе инициативасы белән старт алган “Безнең кадерле ветеран” проекты кысаларында дәваханәләрдә сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен уңайлы шартлар тудырылган палаталар булдыру бурычы куелган иде.
Тәмәй авылында яшәүче Хаҗиәхмәтова Әминә Нәҗми кызы шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Мәмәшир авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗановлар котлады.

16
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Район Мәдәният йортында социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Әлеге өлкәдә хезмәт куючыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Галиева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевалар котлады.
14 июнь көнне Район Башлыгы Рауиль Рахматуллин Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1125 ел тулуына багышланган Изге Болгар җыены чараларында катнашты.

11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Сабантуйны бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Ратникова Римма Атласовна Олыяз авыл җирлеге башлыгы Маликов Рамил Файзелхаковичка теннис өстәле алу өчен сертификат тапшырды.
12 июньдә күпмилләтле илебез үзенең төп дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтә. Бәйрәмнең тарихы 1990 елдан – шул елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының беренче съезды Россиянең дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул иткән көннән башлана. Бу көн Россия дәүләтчелегенә хас традицияләрне, аларның төрле гасырлардагы гәүдәләнешен чагылдыра, илнең гомуммилли бердәмлеге символы булып тора.
4 июнь көнне Кәркәвеч һәм Түбән Өскебаш авылы мәктәпләрендә Кукмара сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырдылар. Кәркәвеч авылыннан 8 бала, Түбән Өскебаш мәктәбеннән 2 бала таныклыклар алдылар.
3 июнь көнне Кукмара сәнгать мәктәбендә чыгарыдыш кичәсе узды. Быел сәнгать мәктәбен 72 бала тамамлады: 33- сәнгать бүлеге, 28 – музыка бүлеге, 2 – театр бүлеге, 9 – хореография бүлеге.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы промышленносте үсешенә керткән зур өлеше өчен Кукмара металл савыт-сабалар заводы коллективы Татарстан Речпубликасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2013-2014 нче уку елы нәтиҗәләре буенча район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин стипендиясенә лаек булган сәләтле укучылар исемлеге билгеле булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International