ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2014 ел
чәршәмбе
Күпьеллык тырыш хезмәте өчен “Хезмәт даны” газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр Агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтовның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Татарстанда 19 майда старт алган “Мәк - 2014” оператив-кисәтү акциясенең беренче этабы 31июльгә кадәр дәвам итәчәк. Операциянең төп максаты булып составында наркотик матдәләр булган законсыз игелүче үсемлек мәйданнарын юкка чыгару тора.

27
май, 2014 ел
сишәмбе
“Татарстан Республикасы Эчке эшләр органнарының иң яхшы музее” республика конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының тарих Музеенда бәйгегә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Эчке эшләр хезмәте полковнигы Дамир Динниулов тапшырды. Җиңүчеләр арасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге дә бар. Чын күңелебездән котлыйбыз!!!

26
май, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы Санкт-Петербургның “Леонтьев үзәге” Халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге белән берлектә “2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш Стратегиясе” проекты буенча эш алып бара.
Татарстаннан бер төркем җитәкчеләр белән берлектә район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина Кырым Республикасының Бакчасарай районында эшлекле сәфәрдә булып кайтты. Делегациянең максаты – Бакчасарай районының җирле власть органнары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен җирле үзидарәне оештыру мәсьәләләре буенча укыту-семинар үткәрү иде.
Бүген укучыларның Бердәм дәүләт имтиханнары башланып китте. Күппрофильле лицейда районыбызның 4 укучысы – географиядән, ә 16 укучы рус әдәбиятыннан имтихан тапшыра.
23-24 май көннәрендә мәктәпләрдә районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды. Соңгы кыңгырау ул – мәктәпне тәмамлап, олы тормышка юл алу дигән сүз. Барлык унберенче сыйныф укучыларын, укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлыйбыз!
Адай авылы мәдәният йортында тарихыбыз булган шәҗәрәләргә багышланган “Өзелмәсен буыннар чылбыры” дигән кичә булды. Бәйрәм авыл мулласы Рафаэль Хәлиуллин вәгазе белән башланып китте. Шәҗәрә ясаучылар үзләренең буыннар чылбыры белән таныштырды, ерак юлларны якын итеп кайткан мөхтәрәм кунаклар истәлекләр, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм җыр-бию, кызыклы уеннар белән үрелеп барды.

24
май, 2014 ел
шимбә
Кеше белән табигать арасындагы бәйләнешне аңлату – балаларга тәрбия бирүнең бик әһәмиятле өлеше. Без Зур Сәрдек гимназиясенең Купка авылындагы филиалында укучылар белән бу юнәлештә максатчан эш алып барабыз. Туган як, туган авыл табигатен сакларга кирәклеген балаларга кечкенәдән үк төшендерергә тырышабыз.

Чәчүдә, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда, бәрәңге утыртуда катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар:

“Урал” хуҗалыгыннан Ринат Фәләхов (ДТ-75) – 14,63.

“Рассвет” агрофирмасыннан Михаил Гайфуллин (ДТ-75) – 12,6.

“Әсәнбаш” агрофирмасыннан Игорь Михайлов (МТЗ-82) – 12,47.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International