Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
24
май, 2014 ел
шимбә
Кукмарада чәчү бетте, әмма эшлисе эш бар әле
Районыбыз хуҗалыкларында һәм агрофирмаларында бөртекле сабан культураларын чәчү тәмамланды, бу эш 21905 гектарда башкарылды. Хәзерге вакытта соңгы гектарларда кукуруз һәм азык культуралары чәчелә.
Кукмарада “Шикәр авыруына каршы бер көн” дигән чара узды
“Бердәм Россия” сәяси партиясе инициативасы буенча оештырылган “Шикәр авыруына каршы бер көн” дигән чарада кукмаралылар башкала кунаклары белән очрашты, киңәшләр алды. Шикәр авыруы көннән-көн үзенең тамырларын киңрәк җәелдерә. Статистика буенча әлеге авырудан җир шарында һәр 7 секунд саен бер кеше үлә, 10 секунд саен әлеге диагноз белән балалар туа.
Кукмара аграр көллияте студентлары әбиләргә булышты
Республикабызда барган санитар-экологик икеайлык кысаларында тирә-юнебезне чистарту, тәртипкә китерүдән Кукмара аграр көллияте укучылары да читтә калмадылар, авылның Татарстан урамында яшәүче әбиләргә булыштылар.
Олыяз һәм Кукмара аграр көллияте укучылары Үлем Үзәнлегенә экспедициягә барды
Олыяз урта мәктәбенең Гомәр Хаҗиев җитәкчелегендәге “Хәтер”, Кукмара аграр көллиятенең Ринат Шакиров җитәкчелегендәге “Кар десанты” төркемнәре Новгород өлкәсенең Үлем Үзәнендә экспедициядә булып кайттылар.
Район дәваханәсендә түгәрәк өстәл артында очрашу үтте
Үзәк район дәваханәсендә “Мәҗбүри иминиятләү системасында иминиятләнгән гражданнарның хокукларын тормышка ашыру” темасына түгәрәк өстәл артында чираттагы очрашу үтте.
Байлангарда бәйрәм-фестиваль узды
Байлангар урта мәктәбендә “Укытучы иҗадилыгы, ата-ана тырышлыгы – укучы” дигән бәйрәм-фестиваль узды. Анда укытучы, укучылар, ата-аналар һәм башка кунаклар катнашты. Кичәдә алдынгы укучылар бүләкләнде, Рифат Зарипов исемендәге күчмә кубок алдынгы сыйныфка тапшырылды.
Мәскәү телеканалы Кукмарада “Выше радуги” ансамбленең клибын төшерәчәк
“Созвездие – Йолдызлык” республика төбәкара яшьләр иҗтимагый оешмасы Мәскәү телеканалы белән берлектә 25-26 майда Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә Венера Гыйләҗева, Алсу Галиуллиналар җитәкчелегендәге “Выше радуги” ансамбленең видеоклибын төшерәчәк. Районыбызда төшерелгән әлеге клип телевидение экраннары аша Кукмараны барлык Рәсәйгә танытачак.
Кукмарада район Советының 35нче сессиясе булды
Районда конфессияләр һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы, җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча алда торган бурычлар турында район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район прокуроры Минемулла Нәҗипов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясады.
22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Советының кече залында Кукмара муниципаль районында дини экстрамизмны профилактикалау һәм радикаль дини агымнарның үтеп керүен булдырмау буенча эш төркеменең утырышы булды
Бүген район Советының кече залында Кукмара муниципаль районында дини экстрамизмны профилактикалау һәм радикаль дини агымнарның үтеп керүен булдырмау буенча эш төркеменең утырышы булды.
Республиканың татар-башкорт милли көрәше федерациясе Кубогын быел да Кукмара районы командасы отты
Республиканың татар-башкорт милли көрәше федерациясе Кубогын быел да Кукмара районы командасы отты.Моның өчен безнекеләргә иң көчлеләрдән саналган Мамадыш, Теләче, Әлмәт командаларын җиңәргә туры килде. Аларның финалда Әлмәт командасы белән очрашып, көндәшләрен 5:0 исәбе белән җиңүләре дә күп нәрсә турында сөйли.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз