Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
25
апрель, 2014 ел
җомга
1-2 май көннәрендә “Олимп” боз сараенда Бөек Җиңүгә багышланган ветеран командалар арасында хоккей буенча сайлап алу уеннары үтә
1-2 май көннәрендә “Олимп” боз сараенда Бөек Җиңүгә багышланган ветеран командалар арасында хоккей буенча сайлап алу уеннары үтә.
Кукмарада яшәүче Василий Антиповны 90 яшьлеге белән башкала кунаклары котлады
Бүген Кукмарага Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ведомстводан тыш сакчылык Идарәсе федераль казна учреждениесе начальнигы, полиция полковнигы Марат Шакиров, ветераннар советы рәисе Валерий Харитонов килде. Башкала кунаклары Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә район ведомстводан тыш сак бүлекчәсенең беренче кварталдагы эшчәнлеге буенча уздырылган киңәшмәдә катнаштылар, сугыш ветераны, озак еллар Кукмараның ведомстводан тыш сак бүлекчәсен җитәкләгән Василий Антиповны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Кукмарадагы күпкатлы йорт фатирларына ике контурлы мичләр кую эше дәвам итә
Нур Баян, Гафиятуллин, Ленин, Степан Разин урамнарындагы 19 йорт быелдан башлап индивидуаль шәхси җылылык системасына күчәчәк.
Хәтерлим әле, моннан берничә ел элек республикада әлеге программа старт алгач, Маяковский урамында яшәүче бер танышым: “Нәрсәгә кирәк ул мичләр, беренчедән - бәясе кыйммәт, икенчедән - күпме пычрак эше бар”, -дигән иде. Ә шул ук вакытта редакциягә: “Кайчан безнең йортны да әлеге программага кертерләр икән?”- дигән хатлар да килде. Бүгенге көндә исә әлеге танышым икенче төрле фикер йөртә: “Рәхәт нәрсә икән ул үзе. Кирәк чакта кабызып җибәрәсең, фатирың җылынып китсә - сүндерәсең. Элек бит җылылык сезоны кайчан башланыр инде дип, тилмереп көтә идек. Килешү нигезендә барлык сумманы җиде елга бүлеп түләргә тиешбез, ике елы калып бара”, - диде ул.
Кукмараның каләм тибрәтүче яшьләрен "Алтын каләм" фестивалендә катнашырга чакырабыз
Каләм тибрәтүче балалар, үсмерләр һәм яшьләрнең республика “Алтын каләм” фестивале быел унтугызынчы тапкыр уздырыла. Фестивальнең төп темасы: “Яшьләр һәм дәүләт”. Язмалар шулай ук түбәндәге махсус темалар буенча кабул ителә: “Яшьләр толерантлык өчен һәм экстремистлыкка каршы”, “21 гасырда патриотлык: традицияләр яки инновацияләр”, “Волонтер - әйләнә- тирә дөньяны яхшыга үзгәртүче кеше ул” һәм башкалар.
Аш-Буҗи китапханәсендә балалар язучылар һәм композиторлар иҗаты белән танышты
Аш-Буҗи авылы китапханәсендә татар әдәбиятына һәм сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү максатында “Мәдәният дөньясында” дигән интеллектуаль уен-марафон үткәрелде һәм шул исемдәге презентация күрсәтелде. Әлеге уенда, “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” командаларына бүленеп, 2нче, 4нче сыйныф укучылары катнашты. Алар язучылар һәм композиторлар иҗаты белән таныштылар, Казандагы театрлар турында мәгълүмат алдылар, табышмакларга җавап бирделәр, көйләрне тануда ярыштылар. Бу чара “Туган тел” җыры һәм бүләкләүләр белән тәмамланды.
Кукмаралылар “Йолдызлык” фестиваленең Гала-концертыннан лауреат һәм дипломант исемнәре алып кайтты
Башкалабыз Казанда республика яшьләренең телевизион “Йолдызлык” эстрада сәнгате фестиваленең Гала -концерты узды. Әлеге фестивальдә “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә “Глория” җыр-бию ансамбле 2нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Җитәкчесе Миләүшә Сәлимгәрәева. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең “Импульс” җыр-бию ансамбле дипломант исеменә лаек булды. Җитәкчесе Лилия Нурмиева, хореографы Роза Бадышева. “Вокал-соло” номинациясендә Зөбәйдә Хәмәтдинова шулай ук дипломант исемен яулады .Җитәкчесе Лилия Хөснетдинова, хореографы Альмира Шәймәрданова. “Конферанс” номинациясендә Айгөл Комарова, Зөлфәт Юскаев та дипломант булдылар. Җитәкчеләре Регина Ваккасова. Ә Венера Гыйлаҗева җитәкчелегендәге “Выше радуги” җыр-бию ансамбле “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында оештырылган бәйрәм концертында катнашу өчен чакырылды.
24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Өркеш авыл җирлегендә "Моңнар кайтсын авылга" фестивале үтте
19 апрель көнне Өркеш авыл җирлегендә “Моңнар кайтсын авылга” фестивале үтте. Авыл үзэшчәннәре тамашачыларга “Мәтрүшкәле чәй” спектаклен тәкъдим иттеләр.
Флорид Бүләковның “Әбиләргә ни җитми” спектакле куелды
“Моңнар кайтсын авылга” фестиваль конкурсы кысаларында Ядегәр авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Флорид Бүләковның “Әбиләргә ни җитми” спектаклен куйдылар. Төп рольләрне хезмәт ветераннары уйнады.
Районда “Моңнар кайтсын авылга” фестивале дәвам итә
Кукмара районында Мәдәният елына багышланган “Моңнар кайтсын авылга” дип аталган фестиваль конкурс дәвам итә. 17 апрель көнне Түбән Үрәс мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл җирлеге коллективы белән берлектә Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса йолдыз бар» спектаклен куйдылар.
"Шталык өләшәбез"
23 апрель көнне “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Патриот” программасы кысаларында “Шатлык өләшәбез” дип аталган чара үткәрелде. Әлеге чарада ОСПСиДда исәптә торучы балалар һәм волонтерлар катнашты, Алар ветераннар өчен үз куллары белән открыткалар әзерләделәр.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз