ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең Венера Гыйләҗева җитәкчелегендәге “Выше радуги” җыр-бию ансамбле “Созвездие-Йолдызлык” республика фестиваленең Пирамидада узган Гала-концертында чыгыш ясап кайтты. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча әлеге ансамбль беренче урынны алды.

26
апрель, 2014 ел
шимбә
Кукмара бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Антипов бүген үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Зөфәр Гарәфиев, эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Ринат Миниятуллин, полициянең хезмәткәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Валерий Федоров, поселок башкарма комитеты, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре килгән иде.
21-25 апрель көннәрендә Язгы шәфкатьлелек атнасы кысаларында “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагоглары А.В. Петрова, М.Р. Ахмадеева, психолог Р.К. Хасанова тарафыннан Кукмара поселогы мәктәпләрендә “Яхшылык эшләргә ашык”, “Толнрантлык планетасы”, “Толерант бул” дип аталган дәресләр үткәрелде.

25 апрель көнне “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Чернобль АЭСдә булган фаҗига нәтиҗәләрен юк итүдә катнашучылар көненә багышланган очрашу үтте. Әлеге чарага район Башкарма комитетыннан вәкилләр, социаль яклау үзәге начальнигы чакырылган иде.
25 апрель көнне Кукмара мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча конференция узды.
25 апрель көнне Кукмара №4 мәктәбе базасында Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге белән берлектә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Муртазина Кәүсәрия Мәхмутовнаның якты истәлегенә багышланган районара шигырь укучылар бәйгесе узды. Мәктәп коллективы, туганнары укытучы искә алдылар.
“Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә тозлы камырдан әвәләп ясау буенча түгәрәк эшли. Түгәрәкнең җитәкчеләре II коррекционной группы тәрбиячеләре Мухамадеева З.Г., Сафиуллина А.Г. Тәрбиячеләр һәр балага аерым якын килеп эшлиләр. Апрель аенда татар халык шагыйре Г. Тукай иҗатына багышлап күргәзмә оештырдылар.
“Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен сәламәтләндерү үзәгендә татар халык шагыйре Г. Тукай әкиятләренә рәсем конкурсы булды. Балалар зур теләк белән “Шүрәле”, Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләренә иллюстрацияләр ясадылар.
“Кояшкай” социаль приютыннан бер төркем балалар тыл ветераны Якупова Зөлхәбирә белән берлектә Яр Чаллы шәһәрендә сәяхәттә булып кайттылар. Алар анда Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган “Брейн-ринг – 2014” дип аталган интеллектуаль уенда катнаштылар. Уеннан соң балалар Дельфинарийга бардылар.


25
апрель, 2014 ел
җомга
23-24 апрель көннәрендә “Олимп” балалар һәм яшүсмерләр мәктәбенә йөрүче балалар Чистай шәһәрендә узган фигуралы шуу буенча ачык Беренчелектә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International