“Балкып яшә!” - район Мәдәният йортында наркоманлыкны кисәтү айлыгы кысаларында укучы яшьләрнең әнә шундый исем астындагы иҗат фестивале үтте. Бу чараның максаты –сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрдә тормышка карата актив позиция булдыру, үзара дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү һәм бер үк вакытта сәләтле яшьләрне ачыклау иде.
Кукмара музееның әдәби салонында “Хезмәт даны” газетасы редакциясе каршындагы “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы булды.
30 ноябрьдә “Зилант” спорткомплексында Кукмара 1нче татар гимназиясенең физик тәрбия укытучысы Габделфәт Вәлиев истәлегенә 2003-2004 елларда туган балалар арасында мини-футбол ярышы булды.
Лубян авылы мәдәният йортында районның үзэшчән сәнгать артистлары көче белән «Туган жирем мактала халкыбыз жырларында» дип аталган зур концерт оештырылды.
Кукмара муниципаль районы Башлыгы Рауиль Рахматуллин Татарстан Республикасы делегациясе составында Мәскәү шәһәрендә үткән IV Бөтенрусия экологик съезды эшендә катнашты.
Пермь шәһәрендә Киокусинкай каратэ буенча Идель буе федераль округы беренчелеге узды. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 248 спортчы катнашты.
3 декабрь көнне Манзарас авылы С. Ахтямов исемендәге мәктәбендә 7-8 класс укучылары арасында интеллектуаль чемпионат үтте. Аны оештыручылар иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү Үзәге хезмәткәрләре.
Бүген Халыкара инвалидларны яклау көне уңаеннан Кукмараның "Татарстан" ресторанында һәм Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләрен һәм актив ветераннарын җыйдылар.
“Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Ветеран” клубының чираттагы утырышы үтте. Анда Район Башлыгы урынбасары Каримуллина Р.А., ветераннар оешмасы рәисе Мансуров Р.М., пенсия фонды начальнигы Сабитова А.Г. катнашты.