Чуллы авылында зират чистарту өмәләре бара. Әлегә биредәге корыган агачлар киселеп, мәчеткә ягулык итеп хәзерләнгән. Киселгән агачларны мәчет территориясенә үз йөк транспортлары белән Алмаз Нигъмәтуллин һәм Минһаҗевлар гаиләсе ташыган. Шулай ук зиратның искергән коймаларын да яңага алмаштырырга җыеналар. Зират эченнән төрле чүп-чар да чыгарылачак.
Районыбызның мәктәп директорлары, укытучылар, техник хезмәткәрләр – барлыгы 150 кеше - район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров белән берлектә, Олыяз авылында төзелә торган яңа мәктәп бинасының әйләнә-тирәсен тәртипкә китерүдә ярдәм иттеләр. Мәктәп директорлары бүләккә дип алып килгән 10 төп туя агачы һәм артыш куаклары утыртылды.
Якшәмбе көнне, 10 ноябрьдә, өмәгә әти-әниләр килде. Алар парта-урындыкларны җыйдылар, тәрәзәләрне юдылар, территориядә дә кызу эш кайнады. Балалар бакчасы хезмәткәрләре исә тәрәзәләргә пәрдәләр элделәр.
Олыяз урта мәктәбе коллективы исеменнән өмәдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, эшләрендә, тормышларында уңышлар телибез.
Россия Эчке эшләр органнары көне уңаеннан “Ялкын” спорткомплексында традицион футбол турниры узды. Әлеге ярышта барлыгы алты команда катнашты. Беренче урынга Форпостның - “Сокол”, икенче урынга – район Эчке эшләр бүлегенең җитәкчеләр командасы, ә өченче урынга Форпостның “Яшь буын” командасы чыкты. Күчмә Кубок “Сокол”командасына тапшырылды. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Рамил Нургалиев хәбәр итте.
Казан шәһәрендә 1997-98 елгы яшүсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча Россия беренчелеге үтте. 15 төбәктән килгән көрәшчеләр арасында Кукмара вәкилләре дә бар иде.
Олыяздан Нәфис Галиев 75 килограммлы үлчәү категориясендә барлык көндәшләрен отып, Россия чемпионы дәрәҗәсенә иреште. Остазы Таһир Әхкәмов булган Иске Пенәгәр көрәшчесе Рәзил Фәйзрахманов 60 килограммлы үлчәү категориясендә көмеш медальгә лаек булды.
Нуретдин ЗЫЯТДИНОВ, тренер
Битлянгур авылында җирле халык көче белән мәдрәсә салынды. 9 ноябрь көнне аны ачу тантанасы булды. Анда Район Башлыгы урынбасары Р. Каримуллина, Кукмара мәдрәсәсе директоры Р. Курамшин һәм Зиннур хәзрәт катнашты. Касыйм хәзрәт мәдрәсә төзелешенә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерде.
Кукмара район Советы Президиумы икенче чакырылыш Кукмара район Советының 31нче сессиясен 15 ноябрьдә 9 сәгатьтә чакырырга карар кылды.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
1.Кукмара муниципаль районының 2014 елга һәм планлы 2015 һәм 2016 елларга социаль-икътисадый үсешенең фаразы турында.
2.Кукмара муниципаль районының 2014 елга һәм планлы 2015 һәм 2016 елларга бюджеты проекты турында (1нче укылыш).
Кукмарадагы балалар һәм яшүсмерләрнең “Кояшкай” социаль приют директоры Земфира Хуҗина социаль яклау өлкәсенә керткән лаеклы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәметшинның Рәхмәт хатына лаек булды.
Олыяз авылының яңа төзелә торган мәктәп территориясен җыештыру буенча өмә уздырылды.
-Өмәдә укучылар, укытучылар, әти-әниләр актив катнашты. Көн дәвамында себерү, тырмалау эшләре башкарылды, мини-футбол мәйданчыгында да кызу эш кайнады, - дип хәбәр итте Олыяз урта мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиев.
Бәйрәм уңаеннан район эчке эшләр бүлегендә хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан ветераннарны районыбыз ресторанында хөрмәтләделәр. Бәйрәмне Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы вазыйфаларын алып баручы Рамил Нургалиев ачып җибәрде һәм үзенең изге теләкләрен юллады, рәхмәт сүзләрен ирештерде.