ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2012 ел
җомга
Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә КФУның филология һәм сәнгать институтында белем алучы студентларның иҗади эшләреннән оештырылган күргәзмә булды. Күргәзмәне ачу тантанасында КФУ доценты, сынлы сәнгать кафедрасы мөдире Р.Салахов, музыка сәнгате доценты Д.Надырова, музыка сәнгате кафедрасы доценты, Бөтенроссия конкурслары лауреаты Н.Хөрмәтуллина, Мәдәният идарәсе начальнигы Г.Гареева, мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Мансуровлар катнашты

23
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
ХӨРМӘТЛЕ РАЙОНЫБЫЗ МӨСЕЛМАННАРЫ, БӘЙРӘМ КУНАКЛАРЫ!

18
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Агрофирмалардан китерелгән 18700 тонна ашлык эшкәртелеп, саклауга урнаштырылса да, элеваторда эш күләме кимемәде. Катнаш азык цехында мөгезле эре терлекләр һәм дуңгызлар өчен өч төрле азык хәзерләнә. Ярма яру цехында җитештерелгән өч төрле продукциягә дә сорау зур. Икмәк пешерүчеләр дә эшсезлектән зарланмый: көн саен 1500 данә хуш исле, тәмле ипи кулланучыларга озатыла. Элеватор үз ашханәсен, кибетен генә түгел, барлык мәктәп, балалар бакчаларын да ипи, ярмалар белән тәэмин итә.
Юллар, шөкер, әйбәтләнә. Районыбыздагы "Татавтодор"ның Кукмара участогында да искитәрлек үзгәрешләр бара. Куәтле, яңа асфальт заводы август аеннан сафка басып, 30000 тонналап асфальт-битум катнашмасы чыгарды да инде. Завод территориясе зур полигонны хәтерләтә. Бу ел дәвамында 3111 тимер юл вагоны белән килгән 202206 тонна  яхшы сыйфатлы Урал тавы ташын  юл төзүдә кулланганнар.

16
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Урта Комар халкы бу сөенечле мизгелләрне күптәннән көткән иде инде. Ничә еллар дәвамында клуб булмау авылның яшен-картын борчуга салды, бу мәсьәлә җыелышларда да күп тапкырлар күтәрелде. Бәйрәмнәр, төрле чаралар урта мәктәптә үткәрелсә дә, анда мөмкинлекләр дә, вакыт та чикле. Кичен ял итәргә мәдәни учак булмаудан аеруча яшьләр интекте. Күрше авылларга барырлар иде - Түбән Комарда да клуб юк, Югары Комардагысы иске, кечкенә. Җыелып бәйрәм итәргә, биергә урыны да булмаган авылда яшьләрнең каласы киләме соң? Ә мондый зур  төзелешне башкару өчен авыл җирлегенең дә, районның да финанс мөмкинлекләре бик чикле.

15
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Яңа тормыш"ны без элек-электән алдынгылар сафында күреп гадәтләнгән. Арендачылар берлеге буларак эшчәнлек алып барганда ТРның атказанган агрономы, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Почет билгесе ордены кавалеры Рәфыйк ага Рәүфов аны республикада иң яхшы хуҗалыклар рәтенә чыгарды. Биредәге тәртип, хезмәтне оештыру, җиргә мөнәсәбәт, ирешелгән күрсәткечләр - кайсын гына алсаң да, сокланып сөйләрлек иде. Үз тирәсенә яхшы команда - белгечләр, урта буын җитәкче кадрлар, механизаторлар, терлекчеләр туплый алды, аларның сәләтен, мөмкинлекләрен күрә белде.
12 октябрьдә "Олимп" боз сарае призына хоккей буенча ачык турнир үткәрелде. 10-11 яшьлек малайлар бозда ут уйнатты ул көнне! Беренче уенда Мамадыш һәм Кукмара командалары чыккач, калку гәүдәлерәк мамадышлыларны күреп, күңелгә шөбһә йөгергән иде. Уен тигез сымак барса да (I период 2:1, II - 2:1, III - 1-2), ахыргы исәп 5:4  - безнең файдага булды. "Орион"ыбыз уенчылары җитезлек, шайбага комарланып көрәшүләре, капка артында  виражлар ясап гол кертүгә омтылышлары белән дә күңелдә уңай тәэсир калдырдылар. Кырыс таләпчән булуы белән танылган, тренерлары Илдар Ганиев хоккейчыларын уйлап уйнарга өйрәтә алган. Күз генә тимәсен!

12
октябрь, 2012 ел
җомга
11 нче октябрьдә балалар китапханәсендә “Татарстан башкаласы буенча сәяхәт “ үткәрелде. Чарада “Тылсым” үзәгенә йөрүче Зур Кукмара урта мәктәбе укучылары (14 кеше) катнашты, китапханәче Закирова Ә. Х. үткәрде.

11
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Көз -  чебешләрне санар чак. Бу сүзләр төзелеш тармагына да кагыла: язгы-җәйге айларда кызу темплар белән сафка бастырылган, капиталь ремонт ясалган йортларны, социаль-көнкүреш объектларын куллануга тапшырыр вакыт җитте. Бу атнада районыбыз халкына әнә шундый күңелле мизгелләрнең шаһите булырга туры килде.
Югары уку йортларын тәмамлап, алган һөнәре буенча эш таба алмый йөргән яшьләр аз түгел. Шул ук вакытта халык хуҗалыгының һәр тармагында урта һөнәри белемгә ия булучыларга зур кытлык сизелә. Шәһәрләрдә бара торган зур төзелешләргә гади һөнәр ияләре - ташчылар, бизәүчеләр, электр, сантехника осталары, эретеп ябыштыручылар кирәк. Авыл хуҗалыгында да кадрлар җитми. Күп җирдә механизаторларның, терлекчеләрнең сафын өлкәнәя баручы буын вәкилләре тәшкил итә.
Шунысы да бар: соңгы елларда авыл хуҗалыгына заманча, компьютер белән идарә ителә торган техника кайта башлады, аларга махсус әзерлеге булмаган механизаторларны утырту мөмкин түгел. Катлаулы трактор-машиналар белән идарә итү өчен теоретик һәм практик күнекмәләргә ия булган яшьләр кирәк. Аграр уку йортларын тәмамлаган, уку барышында практика чорында осталыгын чарлаган яшь кадрлар нәкъ менә шул таләпләргә җавап бирә дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International