ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Авыл җирен мал-туарсыз күз алдына китерү дә кыен. Күпләр өчен алар гаиләне терлекчелек продуктлары белән тәэмин итүдән тыш, өстәмә керем алу чыганагы да булып тора. Шуңа да республикада мал санын арттыру, халыкны эш белән тәэмин итү өчен гаилә фермалары төзүгә юнәлдерелгән программа тормышка ашырыла. Аның кысаларында районыбызда да өч дистәдән артык мини-ферма булдырылды. Аларның хуҗалары сөт җитештерәләр, үгез симертәләр, сарык, куян, кош-корт асрыйлар, умартачылык белән шөгыльләнәләр.

6
октябрь, 2012 ел
шимбә
Янсыбы авылындагы борынгы мәчет 1964 елда сүтелеп, Иске Йорт авылына клуб итеп күчереп салына. Узган гасырның 90нчы еллар башында яңа бинасы корылып, инде ул да тузгач, узган елның көзендә авылның мөхтәрәм шәхси эшмәкәре Равил Рашит улы тәкъдиме белән мәчетне таштан салу хәстәренә керешелә. Ният Ходайның "амин" дигән чагына туры килгәндер, 130 хуҗалыклы авыл кешеләре тырышлыгы, чит җирләрдә яшәүче авылдашлар булышлыгы, район Башлыгы оештырган ярдәм белән көзнең сирәк була торган  чалт аяз 30 сентябрь көнендә зәвык белән эшләнгән мәчет бинасы намаз укучыларны кабул итте.

5
октябрь, 2012 ел
җомга
Татарстанда "Мәрхәмәтле телефон" акциясе старт алды. Аның кысаларында ярдәмгә мохтаҗ, тышкы дөнья белән элемтәгә керү, коткару, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләрен чакыру мөмкинлеге булмаган өлкәннәргә кәрәзле телефоннар таратылачак. Безнең районда социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан 451 кешегә ярдәм күрсәтелә, шуларның 150сенең элемтә чаралары бөтенләй юк. Поселокта яшәүче - 5, авыллардагы 7 өлкән кеше шушы көннәрдә кәрәзле телефонлы булды. "Мәрхәмәтле телефон"нарны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Җамалиева, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Л.Каюмова, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйләргә йөреп хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Р.Фатыйховалар тапшырды

4
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә әлеге сүзләр аеруча еш кабатлана. Хезмәт коллективларында Халыкара  өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән очрашу-кичәләрдә элеккеге хезмәттәшләр белән күрешү шатлыгын, алган тәэсирләрне, чыннан да, гомер бәһасенә тиңләрлек шул. Гомер көзенә кереп баручылар өчен мондый күрешүләр, аралашулар бигрәк тә кирәк. Узган атнада элеккеге елларда  партия райкомында, район Башкарма комитетында, авыл хуҗалыгы идарәсендә җаваплы урыннарда эшләп, район тормышына зур өлеш керткән хезмәт ветераннары катнашында ресторанда зур бәйрәм үткәрелде.
Бөтенрәсәй йөгерү көне уңаеннан бистәбездә "Милләтләр кроссы" уздырылды. Анда 250 райондашыбыз катнашты. "Олимп" Боз сарае янында чын мәгънәсендә бәйрәм иде бу көнне: тирә-юньгә дәртле моң агыла, күктә кояш елмая. Районда сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар шактый икән - ярышка балалар да, өлкәннәр дә бердәм булып килгәннәр. -Мондый чараларны оештыру бик кирәк. Мәктәпләрдән йөгерешче балаларны гына түгел, дәресләрнең вакытын бераз кыскартып башка укучыларны да алып килсәләр, тагын да күңеллерәк булыр иде. Синең өчен сыйныфташларың, укытучыларың җан атып торса, аеруча рәхәт бит ул. Үзебез дә катнашыр идек, олыгаеп киттек, - дип офтана оныклары белән килгән бер төркем өлкәннәр.
Узган җомгада Җиңү паркы каршындагы мәйданда хокук сагында торучыларның гарнизон разводы булды. Анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең барлык шәхси составы катнашты.

3
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Соңгы елларда Сәрдекбаш авыл җирлегендә юлларны төзекләндерү буенча зур эш башкарылды. Тырыш, Яңа Сәрдек, Югары Китәк авыллары халкы асфальт юлдан җилдерә хәзер. Быел исә федераль программа кысаларында Каенлыкка асфальт юл салынып, күптән түгел ул куллануга тапшырылды.

2
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Важашур авылында туып-үсеп, бүгенге көндә поселокта гомер итүче Гарипова Факия Галим кызының шушы көннәрдә туган көне. Гомер бәйрәме уңаеннан әбекәйгә Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасы тапшырылды.

1
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Быел да шул традиция кабатланды, Югары Чура мәдәният йортында әзерләнгән табын артына Янил, Югары  Чура, Лельвиж авыл җирлекләрендә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде. Телләре, диннәре, гореф-гадәтләре  төрле булса да, сугыш елларында алар кичергән авырлыклар бер үк: ачлык-ялангачлык, үлем белән күзгә-күз очрашу, авыр хезмәт - берсе дә читләтеп үтмәгән өлкән абый-апаларны.

27
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Узган җомгада Җиңү паркы каршындагы мәйданда хокук сагында торучыларның гарнизон разводы булды. Анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең барлык шәхси составы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International