ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
1 сентябрьдән 2013 елның беренче яртысы өчен "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарына язылу бара.

Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгыту, терроризм һәм эстремизмны кисәтү, социаль, этник нигездә конфликтларны булдырмау, халыкта терроризм һәм экстремизм идеологиясенә түзеп тора алмау атмосферасы булдыру максатында республикада "Экстремизмга - юк!" дигән айлык игълан ителде. Ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Кукмара-Шәмәрдән автомагистраленең Бөяр тавы өлешендә реконструкция эшләре тәмамлану сәбәпле, Кукмара -  Шәмәрдән маршрутында автобуслар элеккечә йөри башлады. Кукмара автовокзалыннан автобус иртәнге 5 сәгать 5 минутта, 11 сәгать 30 минутта, 16 сәгать 35 миннутта кузгалып китә.


6
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Явар-яумас торган болытлар таралуын көтеп торган арада, Татарстан Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәтнең тыныч кына әңгәмә коруын күреп, халык аның янына елышты: буш сүз сөйләмәс!

4
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
Республика көне уңаеннан районыбызның Җиңү паркы каршындагы мәйданда "Чәчәк бәйрәме" узды
Шушы көннәрдә башкалабызда V Бөтендөнья татар яшьләре корылтае узды. Форумда Кукмара районыннан делегат буларак Олыяз авылы кызы, үзе җырчы, үзе сәхнә остасы Римма Галиева белән без дә катнаштык.

31
август, 2012 ел
җомга
Кукмара районы прокуратурасы экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итүне 25.07. 2002 елгы 114 санлы "Экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору турында"гы Федераль закон һәм РФ Генераль прокурорының "Экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору турындагы законнарның үтәлешенә прокурор күзәтчелеген оештыру турында"гы 19.11.2009 елгы 362 санлы приказы нигезендә башкара. Әлеге законның үтәлешенә күзәтчелек итү район прокуратурасы эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе булып санала. Бу хакта тәфсилләп сөйләвен үтенеп, район прокуроры М.Нәҗиповка мөрәҗәгать иттек.

29
август, 2012 ел
чәршәмбе
Район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсен быел да яшь укытучылар башлап җибәрде. Кукмара 4нче урта мәктәбендә узган слетка төрле уку йортларын тәмамлаган 16 яшь белгеч чакырылган иде. Әлеге чарада мастер-класслар күрсәтелде, мөгаллим-мөгаллимәләр үзара фикер алышып, түгәрәк өстәл артында әңгәмә кордылар. Икенче көнне мәктәп директорлары, аларның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, аерым фән укытучылары секцияләргә бүленеп эшләделәр, быелгы киңәшмәнең төп темасы булган "Мәктәп - дәресләрдән соң" дигән проектны тормышка ашыру юллары хакында сөйләштеләр.

27
август, 2012 ел
дүшәмбе
Узган атнада Мамадышта республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды
Алабугада мәктәп укытучыларының өченче Бөтенроссия фестивале узды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International