ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2024 ел
чәршәмбе

6 мартта «Пушкин картасы» проекты кысаларында, үзәк китапханә хезмәткәрләре, "Кукмара 4 нче номерлы урта мәктәбенең" 10нчы сыйныф укучылары өчен, «Ана мәхәббәте» исемле әдәби сәгать үткәрделәр. Чара барышында Н.А.Некрасов, С.Есенин, А.Ахматова, А. Твардовскийның әниләргә багышланган шигырьләре яңгырады. Чара ахырында балалар өчен өй шартларында сабын ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар үзләренең яраткан формасын, төсен һәм хуш исен сайлап алдылар һәм әниләргә бүләк әзерләделәр.

 

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Үзәк китапханәдә, «Современница» хатын-кызлар клубында катнашучылар өчен, клуб җитәкчесе Пахомова В.Г. «Язгы елмаю», дип исемләнгән бәйрәм программасы әзерләп үткәрде. Чара барышында хатын-кызлар турында шигырьләр, җырлар, танылган персонажлардан шаян котлаулар яңгырады. Төрле викториналар, уеннар, конкурслар күңелле, бәйрәм кәефе тудырды.

 

 

2024 елның 14 мартында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе идарәдә һәм идарә итүнең 12 территориаль бүлегендә эшкуарлар өчен «Ачык ишекләр» көнен оештыра. 
"Ачык ишекләр «бердәм көнендә эшкуарларны кабул итү Татарстан Республикасының Кукмара районында яшәүчеләр өчен 884(364) 2-72-05 телефоны буенча алдан язылу буенча башкарылачак.


5
март, 2024 ел
сишәмбе

"Татар кызы" бәйгесенең икенче сайлап алу туры

2024 елның 4 мартында «Әти, әни, мин – бозда бөтен гаилә!», Гаилә елына багышланган чара уздырдылар.#Гаилә елы2024.

4 мартта С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Түбән Кама шәһәренең 5-7 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Китапханәче Гарифуллина Рәмзия китапханә буенча экскурсия һәм презентация ярдәмендә «Туган ягым – горурлыгым минем»  дигән сәяхәт үткәрде. Ул балаларга төбәк тарихының төп вакыйгалары турында сөйләде, якташ язучылар, шәһәребезнең истәлекле урыннары һәм сәнәгать предприятиеләре белән таныштырды. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә  Ядыгәр урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе: Галиева З.В.) өчен Фирдания Закирова экскурсия һәм  «Юл билгеләре иленә сәяхәт» мавыктыргыч-танышу уены. Ул балаларга урамда һәм юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде, юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, табышмакларны чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.

С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Гарифуллина Рәмзия 4 нче мәктәпнең 2а сыйныф укучылары өчен  рус язучысы Виталий Бианкиның тууына 130 ел тулуга багышланган «Урман әкиятчесе» дигән әдәби сәгать үткәрде. Ул гомеренең күп өлешен урмандагы тереклек ияләренең серле һәм маҗаралы дөньясын тасвирлауга багышлый. Балалар язучының иҗаты, аның тормышыннан кызыклы фактлар белән танышты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү һәм язучы әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар карау белән тәмамланды.

4 мартта Үзәк китапханәгә Түбән Кама шәһәренең 5-9 сыйныф укучылары килде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна абонементның эше турында җентекләп сөйләде, анда һәр ай саен яңартыла торган китап-иллюстратив күргәзмәләр, китап яңалыклары белән танышырды.

 

4 март көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль  ярдәм үзәге  “НАЗ” да ял итүче  пенсионерлар өчен, “Яз турында шагыйрьләребез иҗатында”  дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында ял итүчеләр шагыйрә К.Булатова, Р.Вәлиева, Л Садриева, якташ язучылар Н.Сәгъдиева, М.Мәрдәнова, Р.Мостафиннарның язга багышланган шигырьләрен тыңладылар. Язга багышланган  татар халык мәкальләре, сынамышлар белән таныштылар. “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы Галиев Нурислам шигырьләрен укыды. Әлеге чарада мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнысова башкарган җырлар бәйрәмне тагы да ямьләндерде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International