ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
22 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсендә, Габдулла Тукайның туган көне, 140 еллык юбилее уңаеннан , “Яздан аерып булмый Тукайны” дигән әдәби сәгать үтте. Әлеге чарада Кукмара районы Поч-Кучук урта мәктәбе укучылары һәм “Салават күпере” иҗат берләшмәсе әгъзалары, катнашты.
Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы шагыйрьнең тормыш юлы иҗаты, аның турында кызыклы фактлар белән кыскача таныштырып китте. Укучылар һәм кунаклар Тукайның шигырьләрен, җырларын аудио язмада тыңладылар. Тукай иҗаты буенча әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук кичәдә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче якташ язучылар үзләренең Тукайга, туган телгә багышланган шигырьләрен укыдылар. Кичәдә Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында электрон презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге чара Г. Тукайның “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 22 сәгатьтән 2026 елның 23 апрелендә 08 сәгатькә кадәр “Төнлә һәм 23 апрель иртәсендә республиканың көнчыгыш районнарында юлларның аерым участокларында бозлавык ясалу.
2026 елның 22 апрелендә инструктор-методист Фирая Галиева тәрбияләнүчеләр белән «сак булыгыз, мошенниклар» һәм «кәрәзле телефоннар кулланганда куркыныч хәлләрдән ничек котылырга»дигән темаларга әңгәмә үткәрде.
2026 елның 22 апрелендә инструктор-методист Фирая Галиева тәрбияләнүчеләр белән «сак булыгыз, мошенниклар» һәм «кәрәзле телефоннар кулланганда куркыныч хәлләрдән ничек котылырга»дигән темаларга әңгәмә үткәрде.
2026 елның 22 апрелендә боз сараенда 2025-2026 елгы сезонның муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә чыгышлары нәтиҗәләре буенча иң яхшы чаңгычыларны бүләкләделәр.
2026 елның 22 апрелендә ФОРПОСТ белгече Алинә Кашапова «чаңгы узышлары» бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр белән «Ышаныч телефоны-куркынычсызлыкка адым» дигән темага әңгәмә үткәрде.
Татарстан Раисы Кукмара район Мәдәният йорты каршындагы халык театры режиссёры Рамил Сәләхетдиновны дәүләт бүләге белән бүләкләү турында Указга кул куйды. «Фидакарь хезмәт өчен» медале аңа мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен тапшырылды.