ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2023 ел
шимбә

17 март көнне район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Баламишкин" гармунчылар халык ансамбле ТНВ телеканалында "Манзара" тапшыруында катнашты.

 

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне бердәм салым хисабы институтын кертү мәсьәләләре буенча вебинарларга чакыра. Чаралар идарә хезмәткәрләре катнашында үткәрелә.

16 март көнне Әсән - Елга авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре арасында "КВН" район чемпионатының сайлап алу туры узды. 

Уен нәтиҗәләре буенча Манзарас авыл җирлегенең "Манзарас йолдызлары" һәм Псяк, Березняк авыл җирлекләренең "Ауфф" командалары җиңү яулады.

15 март көнне Вахит авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре арасында "КВН" район чемпионатының сайлап алу туры узды. Уен нәтиҗәләре буенча Вахит авыл мәдәният йортының "Кызыл - мызык" командасы һәм Село - чура авыл мәдәният йорты "Карандашлар" командасы җиңү яулады.

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә .

Кукмараның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә "Махсус Олимпиада" проектын тормышка ашыру кысаларында «Безгә яз - кызыл килде» дигән спорт дәресе уздырылды.

Максат: кош оясы ясау,  агач эшкәртү осталыгын һәм күнекмәләрен ныгыту.


17
март, 2023 ел
җомга

17 март көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 1б сыйныф укучылары өчен Ләйсән Әхмәтова «Светофор иленә сәяхәт» конкурс-уен программасы үткәрде. Ул балаларга урамда һәм юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде, юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, табышмакларны чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.

17 мартта, китапханә хезмәткәре Загидуллина Г.Ф., Пушкин картасы проекты кысаларында, А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицееның 8 «а» сыйныф укучылары өчен, үзәк «Белгечләр турниры» исемле КВИЗ- уены үткәрде.

 


16
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

14 март көнне, педагог һәм остаз елы кысаларында, Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлегенең баш китапханәчесе Гарипова Л.Д., Пычяк урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен, “Тарих фонында укытучының силуэты» исемле видео-лекторий үткәрде. Укучылар Ушинский К.Д., Выготский Л. С., Макаренко А. С., Шацкий С. Т., Толстой Л. Н. кебек Россиянең искиткеч педагогларының хезмәтләре белән танышып киттеләр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International