ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

17 мартта Кукмара А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей базасында 1-4 нче сыйныф укучыларының "Уңышка адым" проект һәм эзлэнулэр эшләре район конкурсы узды. Конкурс эзлэнулэр эшчәнлегендэ сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен үткәрелде.

2023 елның 18 нче мартында, ППЭ 3305 базасында (МБОУ "С.А. Әхтәмов ис. Манзарас авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе" "Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне" (алга таба Акция) булып узды.
Акциядә 60 тан артык чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары, Кукмара муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Н.Гаянова, хакимият хезмәткәрләре, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Бакланова М.Г., Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе методистлары, әти-әниләр катнашты.
Әлеге Акция әти-әниләргә балалары урынында булып карарга һәм БДИның бөтен процедурасын - имтихан пунктына узудан алып нәтиҗәләр алганчы үтәргә мөмкинлек бирә. 2023 елда катнашучыларга рус теле фәненнэн БДИның кыскартылган вариантын язарга тәкъдим ителде. Акциядә катнашучылар үз нәтиҗәләрен теркәлү узган гомуми белем бирү оешмаларында белә алачак.

 

Оркестрга 1993 елда нигез салына. Бүген оркестр 23 яшь музыканттан тора

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Кырымның Русия белән берләшү көненә багышланган чара үткәрелде.

18 март көнне Казан дәүләт мәдәният институтының концерт залында "Этномириада"  конкурс - фестиваленең гала-концерты узды. Кукмара районы исеменнән  "Инвожо" удмурт халык фольклор ансамбле, Зур Кукмара мәдәният йорты хормейстеры Г. Н.Ризванова унышлы чыгыш ясадылар һәм   дипломнар белән бүләкләделәр.

18 март  көнне Кызыл Алан шәһәр тибындагы бистәсенең  "Домостроитель" мәдәният йортында "Чәчкә" халык ансамбле, "Сердәш" фольклор  ансамбле һәм аерым башкаручылар  "Түгәрәк уен" Төбәкара фестиваль – конкурсында катнашып I, II дәрәҗә лауреатлар булдылар.

18 март көнне район мәдәният йорты концерт төркеме Казан Агросәнәгать паркында Республика язгы  ярминкәсе кысаларында мәдәни программада катнашты. Концертта   "Сердәш" вокаль ансамбле  һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады. Концерт программасын Рамил Сәләхетдинов алып барды.

17 мартта Иске Минск авыл мәдәният йорты базасында мәдәният хезмәткәрләре арасында КВН район Чемпионатының сайлап алу туры узды.

2023 елның 18-19 мартында конькида фигуралы шуу буенча яз көненә багышланган республика классификация ярышлары узды. Ярышларда Казан, Б. Саба, Яр Чаллы, Зәй, Ижау, Мамадыш, Глазов, Пермь, Кукмара шәһәрләреннән 180 кеше катнашты.


18
март, 2023 ел
шимбә

17 март көнне  район мәдәният йортында  "Юл хәрәкәтләренең  яшь инспекторлары"  оешмасының  50- еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чарада шәһәр мәктәпләре   тематик чыгышлар ясады. Алдынгы укытучыларга  дипломнар һәм рәхмәт хатлары  тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International