ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2023 ел
сишәмбе

6 нче март көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль  ярдәм үзәге  “НАЗ” да ял итүче  пенсионерлар өчен, “Яз килә, яз көлә! ” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында ял итүчеләр  шагыйрә К.Булатова,  Р.Мөхияр, шагыйрь Р.Сәлах, якташ язучылар Р.Яппарова, М.Мәрдәнова, Г.Галиеваларның  язга багышланган шигырьләрен тыңладылар, яз турындагы җырларны бергәләп башкардылар. Язга багышланган  татар халык мәкальләре , сынамышлар белән таныштылар.Әлеге чарада “Яз кызы” ның да катнашуы бәйрәмне ямьләде, ул матур теләкләр теләде, ял итүчеләргә кәрзинендәге тәм-томнарын өләште.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе кече һәм урта бизнес вәкилләрен «түләнгән иминият взносларына УСН һәм ПСННЫ ничек киметергә» дигән темага вебинарга чакыра, ул 2023 елның 06 мартында 14.00 сәгатьтә узачак.

2023 елның 9 мартында социаль ятимлек һәм гаилә иминсезлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачылачак.


6
март, 2023 ел
дүшәмбе

"Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге" әзерлекнең төрле юнәлешләре буенча һөнәри белем бирә

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәчеләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Әни өчен бүләк” дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр. Балалар бик зур кызыксыну һәм шатлык белән әниләренә бүләк итеп открытка-сюрприз әзерли башладылар. Әкренләп кисеп, открыткага  чәчәкләр һәм яфраклар ябыштырдылар. Балалар зур экранда "Маша белән Медведь" һәм "Синий Трактор" мультфильмын рәхәтләнеп карадылар, интерактив идәндә төрле кызыклы уеннар уйнадылар.

2023 елның 4 мартында Илнур Сәлахов истәлегенә чаңгы узышлары буенча ярышлар узды. Ярышларда 96 кеше катнаша. Чыгышлар нәтиҗәләре буенча:


4
март, 2023 ел
шимбә

3  март көнне Зур Кукмара авыл мәдәният йортында "Кыш китте, яз җитте" бәйрәм концерты узды. Концерт Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын кызлар Көненә багышланды. Программада район мәдәният йортының иҗат төркеме  һәм "Баламишкин" халык гармунчылар ансамбле чыгыш ясады.

2023нче елның 2 нче марты көнне Кукмара шәһәренең 2нче номерлы катнаш төрдәге “Чулпан” балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның мохиткә ияләштерү - тәрбиячеләр өчен яңа һөнәри үсеш стимулы» дигән темага төбәкара семинар узды.

Педагог һәм остаз елы кысаларында, методистларны команда белән укыту программасын тормышка ашыру максатыннан, ЦНППМПР ИПО КФУ базасында (җитәкчесе Р.Ф. Шәйхелисламов) «Педагогларның методик хезмәтен модернизацияләү һәм методик ярдәмен оештыру» темасы буенча квалификация күтәрү курслары оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International