ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2023 ел
шимбә

2023нче елның 2 нче марты көнне Кукмара шәһәренең 2нче номерлы катнаш төрдәге “Чулпан” балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның мохиткә ияләштерү - тәрбиячеләр өчен яңа һөнәри үсеш стимулы» дигән темага төбәкара семинар узды.

Педагог һәм остаз елы кысаларында, методистларны команда белән укыту программасын тормышка ашыру максатыннан, ЦНППМПР ИПО КФУ базасында (җитәкчесе Р.Ф. Шәйхелисламов) «Педагогларның методик хезмәтен модернизацияләү һәм методик ярдәмен оештыру» темасы буенча квалификация күтәрү курслары оештырылды.


3
март, 2023 ел
җомга

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Үзәк китапханәдә, «Современница» хатын-кызлар клубында катнашучылар өчен, клуб җитәкчесе Пахомова В.Г. «Матур кызлар», дип исемләнгән бәйрәм программасы әзерләп үткәрде. Чара барышында хатын-кызлар турында шигырьләр, җырлар, танылган персонажлардан шаян котлаулар яңгырады. Төрле викториналар, уеннар, конкурслар күңелле, бәйрәм кәефе тудырды.

 

3 март көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Росинка» экологик клубының чираттагы дәресе үткәрелде. Китапханәче Гарифуллина Рәмзия «Мыраулаучы мәчеләр» дигән танып белү-уен программасын үткәрде. Балалар  мәчеләрнең килеп чыгышы, алар белән бәйле сынамышлар, песиләрнең төрләре турында белде. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, «Серле мәчеләр» дип аталган викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.


2
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

"Хатын-кыз игътибары" кайнар линиясе

2023 елның 2 мартында узган киңәйтелгән киңәшмәдә Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев Таһир Нурмөхәммәтовка Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүгә күпьеллык һәм нәтиҗәле өлеш керткәне өчен  Спорт министры  В.А. Леоновның  Рәхмәт хатын тапшырды. 

1 март-Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. Уку залы китапханәчесе Г. Ф. Заһидуллина «Милосердие» үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен «Язмышыңны сындырма» дип исемләнгән профилактик әңгәмә уздырды. Гөлнара Фәрит кызы яшүсмерләргә наркотик матдәләрнең кеше организмына зыянлы йогынтысы, наркотиклар кулланган кешене нәрсә көтә икәне турында сөйләде.

2023 елның 25 февраленнән 2 мартына кадәр Белорецк шәһәрендә Башкортостан Республикасы  тау чаңгысы спорты буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды.

2023 елның 25 февраленнән 2 мартына кадәр Белорецк шәһәрендә Башкортостан Республикасы тау чаңгысы спорты буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды.


1
март, 2023 ел
чәршәмбе

1 март көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге 1б сыйныф укучылары өчен китапханәче Рәмзия Гарифуллина китапханә буенча экскурсия һәм “Китап дөньясына тылсымлы ишек” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Балалар китапханәнең төрле зоналары, китап күргәзмәләре, китапханә кагыйдәләре белән танышты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайлады, уку өчен китаплар алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International