ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кышкы күңел ачу»дигән чара узган.

  Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларга һәм яшүсмерләргә әхлакый тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Балалар "Чирик кошчыгы» курчак спектаклен карадылар. Нинди кошларның кышларга калуы Һәм елның авыр вакытында кошларга ничек ярдәм итү турында фикер алыштылар.

Туган көн иясен котларга район башлыгы Сергей Димитриев, “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Роза Фазлыева, Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гариповлар килгән иде.

18 гыйнварда уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г. Ф., «Шәфкать» тернәкләндерү үзәге балалары өчен, «Табигать тыюлыгы дөньясы» дигән экологик сәгать үткәрде. Чара барышында балалар илебезнең тыюлыклары белән таныштылар, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында белделәр, конкурсларда һәм викториналарда кызыксынып катнаштылар.

 

Әлеге җыентык материаллары ата-аналар җәмәгатьчелегенә, балаларның һәм балалы гаиләләрнең хокукларын яклау өлкәсе кызыксынган хезмәтләренә адреслана, шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм социаль яклау системасы хезмәткәрләренә, профильле белгечлекләр студентларына файдалы булачак.
 


17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

17 гыйнвар көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Түбән Өскебаш авылының  башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәче Ләйсән Әхмәтова «Сәламәт булыйм дисәң» дигән танып-белү сәгате үткәрде. Чара барышында балалар үз сәламәтлекләрен кайгырту  кирәклеген, шулай ук «укучының сәламәт яшәү рәвеше» төшенчәсенең үз эченә нәрсә алуын белде. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште, халык мәкальләрен искә төшерде. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильм карау белән тәмамланды.

 


16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары)буенча:
Алмашынучан болытлы.
Төнлә зур явым төшемсез;
Иртән һәм көндез урыны белән кар аз.
Җил көньяк-көнчыгыш, көньяк 5-10 м / с, көндез урыны белән 13 м/с. кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы, иртән -14..-17, 20гә кадәр ачыклаганда.
Көндез максималь һава температурасы -8..-12˚.
Юлларда бозлавык.

2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында


13
гыйнвар, 2023 ел
җомга

12.01.2023 Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә процедура шәфкать туташы Гайнанова Дамира Газиз кызы балалар белән «гриппны профилактикалау» дигән темага «Медицина сәгате»уздырган.


12
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

 12 гыйнвар көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Олыяз урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары өчен китапханәче Рәмзия Гарифуллина «Яхшы эшлик һәм начар булмыйк» дип исемләнгән этика сәгате үткәрде. Балалар игелеклелекнең нәрсә икәнен һәм мәрхәмәтле булу ни өчен яхшы икәнен белде, төрле уеннарда катнашты. Балаларга төрле ситуацияләр тәкъдим ителде, алар аннан дөрес итеп чыгу юлын әйтте. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильм  карау белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International