ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

19  гыйнвар көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х. социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева  иҗатына багышланган “Моңнар бәйрәме”  дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче шагыйрәнең   тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте.Чара барышында ял итүчеләр Гөлшат Зәйнашеваның шигырьләрен тыңладылар. Мәдәният йорты хезмәткәре Юнусова Әлфинур шагыйрә сүзләренә язылган “Урман юлында”, “Яшь гомер”, “Кукмара” жырларын башкарып , ял итүчеләрне моң     дөньясына алып керде.

"Гаилә-дөньяның нигезе" проекты

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә караоке җырлары конкурсы уздырылган.

 Кукмараның «Милосердие»мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Светофор һәм юл билгеләре " дигән танып-белү дәресе  узды.


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Роспотребнадзор су пробаларын һәм лаборатор тикшеренүләрен сайлап алды. Бәкедә суга чумдырылу йоласын һичшиксез традиция дип атарга мөмкин. 18-19 гыйнварга каршы төндә кешеләр, контрагентлар турында уйламыйча, күпләп бозлы суга чумалар.

Район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова җитәкчелегендәге төркем Березняк авыл җирлегенең узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышында катнашты. 

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларны социаль адаптацияләү, аларны олы тормышка әзерләү юнәлешләренең берсе-һөнәри юнәлеш бирү.

  Кукмара районының «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Көйне бел» дигән күңел ачу чарасы узган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International