«Кукмара шәһәре Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия» базасында "Россия ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы кысаларында «дәрес» конкурс сынавы үткәрелде. "Ел укытучысы» номинациясендә беренче 8 катнашучы укучыларның укыту-тәрбия процессын һәм уку эшчәнлеген оештыруның төп формасы буларак дәресне үткәрү һәм анализлау өлкәсендә үзләренең һөнәри компетенцияләрен күрсәттеләр.
«Г.Г. Гарифуллин исемендәге Ядегәр гомуми белем бирү мәктәбе» базасанда, Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында, «Ничек It эшкуар булырга» дигән темага «Сан дәресе» үтте
2 декабрьдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында Урта Комар урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре «УмникУм» КВИЗ-уены үткәрделәр. Чарада катнашучылар ике командага бүленделәр һәм бер-берсе белән ярыштылар. Уен 7 турдан торды. Командаларга мөмкин кадәр дөрес җавап бирергә кирәк иде. Иң күп балл җыйган команда уенның җиңүчесе булды.
Якташыбыз, татар әдәбиятының күренекле вәкиле - прозаик, шагыйрә, публицист, педагог Рифә Рахманның 60 яшьлек юбилее уңаеннан район үзәк китапханәсендә аның иҗатын өйрәнүгә багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү укуларына йомгак ясалды.
Очрашуда Украинада барган хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга гуманитар ярдәм оештыруны дәвам итү, балаларга патриотик тәрбия бирүне көчәйтү мәсьәләләре турында сөйләшенде.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне алдыннан, хезмәт күрсәтү бүлегенең баш китапханәчесе Гарипова Л.Д., 4нче урта мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Галимуллина З. М.) «Озаграк яшәү өчен бүген белергә» дигән танып-белү әңгәмәсе үткәрде. Яшүсмерләр, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне, дөнья җәмәгатьчелегенең һәм кешеләрнең Спид проблемасына, кеше тормышының кыйммәтенә игътибарын җәлеп итү өчен барлыкка килүен белделәр.
30 нчы ноябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә якташыбыз, татар әдәбиятының күренекле вәкиле – прозаик, шагыйрә, публицист, мөгаллимә Рифә Фатхрахман кызы Харрасованың (Рифә Рахман) 60 яшьлек юбилее уңаеннан, аның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган төбәкара фәнни-тикшеренү укуларының йомгаклау конференциясе булды.
Әлеге фәнни-тикшеренү укуларына сентябрьдән 15 нче ноябрьгә кадәр Татарстанның барлык районнарыннан да фәнни эшләр кабул ителде. Бигрәк тә Арча, Алабуга, Яшел Үзән һәм үзебезнең Кукмара районнары актив катнашты. Килгән эшләрне оештыру комитеты составына кергән экспертлар тикшергәннән соң, икенче турда катнашучылар исемлеге билгеләнде. Икенче турга үтүчеләр әлеге йомгаклау конференциясендә чыгыш ясадылар. Әлеге чыгышлар Рифә Рахман, Рифат Җамал, Ләйлә Ихсановналардан торган тәҗрибәле жюри тарафыннан бәяләнде.
Рифә Рахман һәм башка жюри әгъзалары һәр катнашучының, бик кызыклы темалар сайлауларын һәм үзе алган теманы тулысынча яктырта алуларын билгеләп үттеләр, яхшы бәя бирделәр. Һәр хезмәткә тиешле урын билгеләнде, катнашучыларга Рифә Рахман тарафыннан грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Инвалидлар декадасы кысаларында "Милосердие" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар "Барс Арена"МБУ да булганнар. Алар өчен "Тигезләр арасында тигезләр"дигән өстәл уеннары буенча район спорт чарасы оештырылды.
29 нче ноябрь көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х. социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен якташ язучылар иҗатына багышланган “Күңелем моңы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче якташ язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте.Чара барышында ял итүчеләр Х.Мостафин, М.Мәрданова, Р.Фәттахова, Н.Сәгъдиева шигырьләрен тыңладылар. Мәдәният йорты хезмәткәре Юнусова Әлфинур моңлы җырлар башкарды. Биредә ял итүче Бәдретдинов Ринат абый да үзенең матур җырлары белән моң дөньясына алып керде.
30 ноябрь көнне Бөтендөнья шикәр диабеты белән көрәш көне айлыгы кысаларында Кукмара район мәдәният йортында авыруны профилактикалау чарасы узды. Акциядә катнашучылар өчен "Сердәш" халык вокаль ансамбле, "Сылу кызлар" дуэты һәм Илназ Гыйльметдинов катнашында концерт программасы күрсәтелде.