ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Кукмараның «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә МАТР юнәлешендәге махсус олимпиада кысаларында «Бөтендөнья гимнастика көне»уздырылган.


28
октябрь, 2022 ел
җомга

Бүген, җомга намазыннан соң, Кукмарадагы «Сугышчан кардәшлек» («Боевое братство») оешмасыннан өч машина гуманитар ярдәм Луганск республикасына кузгалды.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе исегезгә төшергәнчә, «физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисыннан файдаланучылар бушлай һәм теләсә кайсы вакытта көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган физик затны исәпкә кую турында электрон таныклыкны йөкли алалар. Документ салым органы офицеры имзалаган һәм мөһер белән расланган кәгазь күчермәсе кебек үк юридик көчкә ия.

5 ноябрьдә Кукмараның «Барс Арена» да районның күп тапкырлар чемпионы Нуриәхмәт Хәсәнов истәлегенә өстәл теннисы буенча ярышлар узачак.

Районга эш визиты белән Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов килде.

2022 елның 8 ноябрендә 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләр өчен «автоматлаштырылган салым салуның гадиләштерелгән системасын (алга таба-АУСН) куллану үзенчәлекләре»темасына чираттагы бушлай вебинар үткәрәчәк.
Вебинар спикеры-Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина.

27 октябрьдә "Пушкин картасы" проекты кысаларында Үзәк китапханәдә, Ч.Айтматов исемендәге гимназия  укучылары өчен  "Сабын ясау" буенча мастер-класс үтте.

  Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эшенә зур игътибар бирелә. Бүген стационар төркем балалары белән «Һөнәрләр дөньясына сәяхәт» дигән профориентация буенча дәрес үткәрелде.

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү  үзәгендә  «Көз бүләкләре» дип исемләнгән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә «Йон акварель», «Гильоширование», «Фетрдан аппликация», табигый материалдан панно һәм  башка техникаларда эшләр тәкъдим ителде.

Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья икмәк көнен бәйрәм итү уңаеннан «Икмәк - барысына да баш»дигән уен - сәяхәт уздырылган.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International