ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

28 июль көнне үзәк һәм С.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Югары Ослан муниципаль районының  "ҮКС "МБУ Югары Ослан муниципаль районы” белгечләре булып китте. Коллегалар китапханә заллары буйлап экскурсияда булдылар,  китап күргәзмәләре, вакытлы басмалар, китапханә мөмкинлекләре, аның хезмәтләре белән таныштылар.

Балачактан рәсем ясарга ярата ул. Үсә төшкәч, тимердән, агачтан эшләнмәләр ясауны күңел итә башлый.

28 нче июнь көнне Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы, Ворошилов жирле үзидарә территориясендә, "Хисләр ихлас булганда” дигән экологик сәгать үткэрде. Әлеге чарада җирле үзидарә житәкчеләре дә катнашты. Әлеге очрашуда  татар шагыйрьләренең, шагыйрәләренең, якташ язучыларыбызның  шигырьләре укылды, җырлар башкарылды. Чарада катнашучылар шагыйрә Г.Гайнетдинова, С. Әхмәтҗанова шигырьләрен, якташ язучылардан Х. Мостафин, Р. Яппарова , М. Марданова шигырьләрен  укыдылар. Шагыйрә  С. Әхмәтҗанова сузлэренә язылган "Кура җиләк" җырын яратып башкардылар. Әлеге чара табигать кочагында үтте.

14.07.2002 ел, № 323-ФЗ Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Салым кодексына үзгәрешләр кертелде, алар медицина хезмәтләре өчен салым тотып калынган акчаны алу өчен салым түләүчеләр исемлеген киңәйтә.

Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый, аларга күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балалары, оныклары һәм якыннарының хөрмәтен тоеп яшәүләрен тели.

29 июль көнне Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында удмурт халкының беренче унышка багышланган "Выль Джук" бәйрәме узды.
Бәйрәм театральләштерелгән фольклор тамаша белән башланып китте. Бәйрәмдә катнашучыларны район җитәкчеләре һәм Казаннан килгән кунаклар тәбрикләде .
Чара район фольклор коллективлары, Иван Котельников иҗат төркеме чыгышы һәм дискотека белән дәвам итте.

30 июльдә Синерида тантаналы шартларда «ХХ гасыр башы Мари утары»музей-этнография комплексын ачу булды. УГИНДЕ ПАЙРЕМ (яңа икмәк бәйрәме) белән марилар һәм кунаклар бәйрәм итте.Котлау сүзләре белән Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевич Димитриев, «Татнефть» компаниясе грантлары җитәкчесе Эльмира Өлфәт кызы Газизова, ТР Президенты Аппараты киңәшчесе Марина Анатольевна Иванова чыгыш ясадылар. Свердловск өлкәсе, Марий Эл, Казаннан, Киров өлкәсеннән килгән фольклор коллективлары чыгыш ясады.


30
июль, 2022 ел
шимбә

Мотоукчылар батальонында хезмәт узган рядовой Ришат Хәлиуллинны бүген туган авылы Мәмәширдә соңгы юлга озаттылар.


29
июль, 2022 ел
җомга

Дәреснең максаты-янгын сүндерүче һөнәренең үзенчәлекләре турында балаларның белемнәрен киңәйтү; балаларны махсус   коткару хезмәткәрләрен чакыру кагыйдәләренә өйрәтү, уртак уеннар барышында уңай эмоциональ кәеф булдыру иде.

Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 28.07.2002 елда шәфкать туташы Гайнанова Дамира Газиз кызы балалар белән «бөҗәкнең җәфаланган очракта нишләргә» дигән темага «Медицина сәгате»үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International