Авыл клублары һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре "Георгий лентасы" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
#акциягеоргиевскаяленточка
5 май көнне район мәдәният йортында РФ герое генерал-лейтенант В.Г. Асапов исемендәге махсус әзерлек үзәге начальнигы, Лукоянов Владимир Николаевич белән очрашу булды. Очрашу кысаларында тематик концерт, корал белән дөрес куллану дәресләре һәм безнең илдә җиңел ату коралларының үсеше турында күргәзмә оештырылды. Очрашуда үзәктә шөгыльләнүче яшьләр һәм Кукмара шәһәренең өлкән сыйныф укучылары катнашты.
Авыл клублары һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре "Георгий лентасы" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
#акциягеоргиевскаяленточка
5 май көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә 1б сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова “Беренче сыйныфлар уку илендә” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Балалар китапханәнең төрле зоналары, китап күргәзмәләре, китапханә кагыйдәләре белән танышты. Балалар өчен “Әкиятне тап” викторинасы кызыклы булды, анда алар рус халык әкиятләренең геройлары белән танышты. Чара китапларга күзәтү һәм видеоклиплар карау белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан 2014 елдан бирле республика мәдәни-мәгариф проекты кысаларында, 1-4 сыйныф укучылары арасында «Укучының мәдәни көндәлеге” гамәлгә ашырыла. Укучылар ел дәвамында әти-әниләре, укытучылары белән бергәлектә мәдәният йорты, китапханә, музейларга, башка шәһәрләрнең истәлекле урыннарына барып, мәдәни көндәлектәге биремнәрне эшләп, үзләренең хис-кичерешләрен язып, теркәп барды. Китапханәчеләр әлеге проект кысаларында китапханәләрдә, мәктәпләрдә актив рәвештә чаралар уздырды. Казан, Алабуга, Болгар, Зөягә виртуаль экскурсияләр оештырды, Татарстан язучылары, рәссамнары, музыкантлары иҗаты белән таныштырды. 5 май көнне С.В.Михалков исемендәге Кукмара балалар китапханәсендә «Укучының мәдәни көндәлеге» проектына нәтиҗәләр ясалды. Без җиңүчеләрне котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, укуларында уңышлар телибез!
Газизуллина Ралина – 1 класс, МБОУ “Большекукморская средняя школа им.М.М.Мансурова;
Минигалиева Исламия - 2 класс, филиал МБОУ «Гимназия с.Большой Сардек им. К.Ф.Шакирова»в с.Копки;
Шаймарданова Малика – 3 класс, филиал МБОУ «Гимназия с.Большой Сардек им. К.Ф.Шакирова»в с.Копки;
Галин Тимур - 4 класс, филиал МБОУ «Гимназия с.Большой Сардек им. К.Ф.Шакирова»
в с.Копки;
Газизуллина Ильмира Ильфаровна - “Иң әйбәт мәдәни әти-әни” номинациясендә җиңүче!
Эчке эшләр органнарына чакыру
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Георгий лентасы" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
Авыл клублары һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре #Җиңү_Тәрәзәләре Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
Язгы күңел ачу
“Чиста уеннар” экоквесты