ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2022 ел
шимбә

Батарейка тапшыр - планетаны коткар экологик акциясы

29 апрель көнне Нырты авыл җирлегендә май бәйрәмнәре алдыннан төзекләндерү һәм тиешле санитар халәткә китерү максатыннан, авыл җирлегендә мәдәният, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләрен һәм җирле администрацияне җәлеп итеп, үз территориясендә өмә үткәрделәр.

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә Җиңү көне алдыннан хезмәт буенча инструктор тәрбияләнүчеләр өчен «Георгий тасмасы Җиңү көненә» дип исемләнгән мастер-класс үткәрде.

 


29
апрель, 2022 ел
җомга

29 апрель көнне район мәдәният йортында халыкара бию көненә багышланган "Шома бас" район бәйгесе үтте. Бу бәйге мәдәни мирас елы кысаларында оештырылды. Бәйгедә җитмештән арттык коллектив һәм дүртйөзгә якын үзешчән артист катнашты.

Аш-Буҗи авыл клубында 29 апрель көнне Зур Сәрдек жирлеге мәдәният йорты хезмәткэрләре катнашында "Буыннан - буынга кучкән мирасыбыз" проекты кысаларында зур чара булып утте.

 

28 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә 3нче мәктәпнең 6б сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова «Чернобыльнең фаҗигале сәхифәләре» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларга Чернобыль АЭСындагы куркыныч фаҗига, аварияне ликвидацияләүдә катнашучылар турында сөйләде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

"Эковесна-2022"

 Бөек Җиңү көне алдыннан Үзәк китапханәдә «Һәр укучыга – Георгий тасмасы»дигән патриотик акция уза. Бу көннәрдә китапханәгә йөрүчеләргә ветераннарга хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы - Георгий тасмасы тапшырыла

 "Экояз- 2022"


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International