"Эковесна - 2022"
"Эковесна 2022" экологик икеайлык кысаларында "Нәрсә, кайда, кайчан" уены
"ЭКОяз - 2022"
«Эковесна 2022»
28 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә “Халыклар китаплар белән дус” проекты кысаларында, “Салават күпере” милләтара клубының чираттагы утырышы узды. Клуб җитәкчесе Нурия Гайнетдинова Югары Күзмес, Балды Кнә авылы китапханәчеләре Валентина Тухтарова һәм Айна Павлова белән бергәлектә балалар өчен “Мәрҗәнне диңгез төбеннән, ә зирәклекне халыктан эзлә” дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрде. Чарада 3 нче мәктәп каршындагы “Туган якның этник чикләре” түгәрәге әгъзалары катнашты. Китапханәчеләр презентация ярдәмендә удмурт теленең бөеклеге һәм байлыгы турында, аның хәтере, тарихы һәм рухи куәте турында сөйләде, удмурт язучыларының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шигырьләр сөйләде, удмурт халык уеннарын уйнап күрсәтте, табышмакларга җавап бирде, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерде, удмурт халык җырларын башкарды, “Алтын балык”, “Көмеш тәңкә” халык уеннарында катнашты. Барлык катнашучыларга буклетлар таратылды. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында боз сарае хезмәткәрләренә, тәрбияләнүчеләренә һәм шәһәр халкына георгий тасмалары таратылды.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Мөмкинлекләре чикле балаларга теплица» проектын тормышка ашыру дәвам итә.
Түбән Өскебаш авыл мәдәният йортында 28 апрель көнне Зур Сәрдек жирлеге мәдәният йорты хезмәткэрләре катнашында "Буыннан - буынга кучкән мирасыбыз" проекты кысаларында зур чара булып утте.Программада: милли уеннар, күргәзмә, мастер-класс һәм концерт-тамаша.
2022 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСындагы һәлакәткә 36 ел тулды. Техноген катастрофаны ликвидацияләүчеләр югары радиация зонасында булганда ил алдында зур җаваплылык тойдылар. Тормыш һәм сәламәтлекне куркыныч астына куеп, алар алдына куелган бурычларны үтәделәр, атом станциясендә эшләделәр.
Бүген Манзарас авылы балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар С. В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә кунакта булды. Китапханәче Фирдания Закирова балалар өчен «Китапханәдә кунакта» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Балалар китап дөньясына сәяхәт итте, «китап йорты» ның иң зур серләрен белде: китапханәдә кем эшли, нинди китаплар бар, нәрсә ул «абонемент», «уку залы», «формуляр», «китап күргәзмәсе», китапханә һәм китаплардан файдалану кагыйдәләре белән танышты, балалар китаплар һәм журналлар карады