ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

14 апрельдә Казан Ратушасында "Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе"республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. "Нурбаян" территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Сәмәрханова Рауля Сөләйман кызы һәм "Магистральное" территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Нуреева Диләрә Габделхәй кызы конкурсның җиңүчеләре булдылар.

  Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә 14.04.2002 елда шәфкать туташы Иксанова Юлия Сергей кызы  балалар белән "Ротавирус йогышын профилактикалау" дигән темага "Медицина сәгате" үткәрде.

9 апрельдә Түбән Новгородта «Нагорный» мәдәни-күңел ачу комплексында «КЭС-БАСКЕТ»ШБЛ чемпионатының 15 нче юбилей суперфиналының финал матчлары узды. 2021-2022 сезонында турнирда Россиянең 68 төбәгеннән командалар катнашты — ачыклык өчен, 2008-2009 сезонында нибары 13 регион иде.


13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

АНО «СКЦ БиблиоСвет. «Сугышчыга буләк» дигән хәйрия акциясенә кушылды. Акция Украинада махсус операцияне үткәрүгә җәлеп ителгән, Россия солдатларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

13 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Народы дружат книгами» проекты кысаларында «Поэзия не знает границ» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды. Чарага «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чакырылган иде. Китапханәче Фирдания Закирова туган телнең әһәмияте, аның бөеклеге һәм байлыгы, төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләде. Соңыннан балалар милли киемнәрдә үзләренең туган телләре өчен горурлык хисе белән рус, татар, удмурт һәм мари телләрендә шигырьләр сөйләде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

Кукмара үзәкләштерелгән китапханәсе  ДНРи ЛНР балалары өчен "Китаплар-Донбасска" дип исемләнгән  әдәбият җыю буенча бөтенроссия акциясенә кушылды.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

13 апрель көнне Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә  «Күңелле стартлар» ярышы булып узды.

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 20 апрелендэ 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

Район мәдәният йортының «Креатив» бию төркемә «Созвездие-Йолдызлык» Республика күләмендә үткәрелә торган фестиваленең финал турында уңышлы чыгыш ясады һәм 22 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак Гала-концерта катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International