Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Инвалид балалар өчен курчак театры» проектын тормышка ашыру кысаларында 15 апрель көнне балалар өчен рус халык әкияте буенча куелган «Теремкәй» курчак театры күрсәтелде
14 апрель көнне уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г.Ф., "Шәфкать" үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен, "Сәламәт тәндә сәламәт акыл» дип исемләнгән слайд-әңгәмә үткәрде. Чара барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре, нинди витаминнар булуы һәм аларның нинди яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә булуы турында белделәр. Балалар конкурсларда актив катнаштылар һәм сәламәтлек һәм спорт турында табышмаклар чиштеләр.
15 апрель көнне район мәдәният йортының иҗади төркеме һәм "Сердәш" халык вокаль ансамбле милли көрәш буенча беренче Татарстан чемпионы Миннимулла Фәхретдинов истәлегенә багышланган Республика турнирын тантаналы төсте ачып җибәрүде катнаштылар.
14 апрель көнне Казан шәһәрендә Россия ислам университетында «Илаһи моң» Төбәкара фестиваль-бәйгесенең натиҗәләре һәм татар халкынын рухи мәдәни традицияләре хакында түгәрәк өстәл артында фикер алышу булды. Очрашуга бәйгедә катнашкан районыбыз үзешчәннәре һәм мәдәният хезмәткәрләре чакырулы иде.
Әлмәттә «Һөнәре буенча иң яхшы» II Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак
Финанс вәкиле тарафыннан бәхәсләрне җайга салу
Бүген «Салават күпере» балалар бакчасының урта төркеме нәниләре балалар китапханәсендә кунакта булды. Китапханәче Закирова Фирдания балалар өчен «Китаплар иленә сәяхәт» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Балалар китапханәнең ни өчен кирәк булуын, ничек язылырга мөмкин икәнлеген белде, нинди китаплар яшәгәнен күрде, китап һәм китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән танышты, китаплар, журналлар карады .
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «КЭС-Баскет»мәктәп баскетбол лигасы чемпионатында җиңүчеләрне котлады.
14 апрель көнне Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В.Г., “Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында”, «НАЗ» да ял итүче пенсионерлар өчен: «Рус халкының йолалары һәм традицияләре» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Чара барышында Валентина Геннадиевна рус халкының тарихы, гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре белән таныштырды. Ял итүчеләр уеннарда актив катнаштылар.
14 апрельдә Казан Ратушасында "Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе"республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. "Нурбаян" территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Сәмәрханова Рауля Сөләйман кызы һәм "Магистральное" территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Нуреева Диләрә Габделхәй кызы конкурсның җиңүчеләре булдылар.