ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бу дәрес яшусмерлэр чорынын шәхси гигиенасына багышланган иде. Яшүсмерлек чоры гадәттә өч елга якын дәвам итә. Бу вакытка инде балалар шәхси гигиена кагыйдәләре күнекмәләренә ия булырга тиешләр.

17 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе, балалар язучысы Нина Михайловна Павлованың тууына 125 ел тулу уңаеннан, «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» дигән VI төбәкара акциядә катнашты. Китапханәче Гөлфия Хафизова 4нче мәктәпнең 3б сыйныф укучылары өчен «Күрмәдек - күрербез» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Аның сөйләвеннән күренгәнчә, Нина Павлова – галим, биология фәннәре докторы, әкият һәм хикәяләр авторы. Акция Нина Павлованың «Хәйләкәр тузганак» әкиятен уку белән тәмамланды.

17 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Миләшкәй» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен китапханәче Фирдания Закирова Туган тел көненә багышланган «Ана телем, туган телем» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларны «туган тел» төшенчәсе белән таныштырды. Балалар татар, рус һәм удмурт телләрендә шигырь сөйләде, җырлар башкарды, “Наза”, “Зәңгәр чәчәк” дигән татар уеннарын күрсәтте. Чара китапларга күзәтү һәм “Туган телем – татар теле” видеоролигын карау белән тәмамланды.

 

Кукмара үзәк китапханәсенә «Милосердие» үзәгендә тернәкләнү узучы балалар килде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Л.Д. күзәтү экскурсиясе үткәрде, үз кызыксынулары буенча теләсә нинди китапны кайда сайларга, ай саен яңартыла торган китап-иллюстратив күргәзмәләр белән танышырга мөмкин булуы турында сөйләде, китапханә тарафыннан бирелә торган периодик басмалар белән таныштырды. Аннары очрашу конференц залда дәвам итте, анда Саттарова Л.Р. "21 февраль -  Халыкара Туган тел көне"дигән компьютер презентациясе белән әдәби сәгать үткәрде. Чара 3Д форматында фильм карау белән тәмамланды

 

30 апрельгә кадәр декларацияне тапшырыгыз!

КЭП алу бушлай теләсә кайсы салым органында

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү


16
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

16 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Пычак урта мәктәбенең 3-4 сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова китапханә буйлап экскурсия һәм «Таныш булмаган» дип исемләнгән әдәби уен үткәрде. Балалар хайваннар турында әкиятләр һәм хикәяләрне искә төшерде, төрле конкурсларда катнашты, видеоклип карады. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

 

16 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе «Гөрләвек» балалар бакчасы белән берлектә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан «Бар җырымны илгә багышладым» дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрелде.  Китапханәче Фирдания Закирова балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аның фаҗигале һәм батыр язмышы турында сөйләде. Әңгәмә презентация белән үрелеп барды. Соңыннан балалар татар һәм рус телләрендә Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Барлык катнашучыларга  грамоталар  тапшырылды.

Бүләкләү Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының киңәйтелгән коллегиясе вакытында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International