Рус телен, сөйләм мәдәниятен һәм яшьләр арасында укуны алга этәрү буенча проект кысаларында: "Чиста сүз. Үзәк китапханәдә, шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен, рус язучысы Н.Г. Гарин-Михайловскийның тууына 170 ел тулу уңаеннан, «узган гасыр замандашы» дип исемләнгән күргәзмә-портретка күзәтү үткәрелде.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2022 елның 15-17 февралендә Ленинград өлкәсе Коробицыно шәһәрендә Россия укучылары Спартакиадасының фристайл буенча финалы узачак.
2022 елның 14 февралендә чаңгы ярышлары буенча тренер Илфар Сәләхов «юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауда гаиләнең роле» темасына ата-аналар җыелышы үткәрде
15 февраль көнне «Народы дружат книгами» проекты кысаларында, С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә, А.М.Булатов исемендәге Күппрофильле лицейның 6 б сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова «Миңа үзем яшәгән төбәк кадерле» дип исемләнгән дәрес-презентация үткәрде. Ул балаларга Кукмара районында яшәүче халыкларның тарихы, истәлекле урыннары, мәдәнияте турында сөйләде. Гөлфия Мөкмин кызы «Күпмилләтле Кукмара» китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде, төрле милләт язучыларының китаплары белән таныштырды. Чарада катнашучыларга якташ язучыларның иҗаты буенча буклетлар таратылды.
15 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Каенкай» балалар бакчасы белән берлектә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан «Исемең синең җыр булып калды…..» дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрелде. Иң элек китапханәче Фирдания Закирова китапханә буенча экскурсия үткәрде. Конкурста мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Фирдания Фирдинантовна балаларга шагыйрьнең концлагерьдә узган тормышы хакында сөйләде. Әңгәмә презентация белән үрелеп барды. Соңыннан балалар татар һәм рус телләрендә Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Барлык катнашучыларга грамоталар тапшырылды.
15 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә “Чулпан” балалар бакчасының өлкән төркем балалары өчен китапханәче Фирдания Закирова татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулуга багышланган “Исемең калды, моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләр сөйләде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
Кукмара үзәк китапханәсенә А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 8 «А» сыйныф укучылары экскурсия белән килделәр. Пахомова В.Г. китапханә буенча күзәтү экскурсиясе үткәрде, укучыларның үз мәнфәгатьләре буенча теләсә нинди китапны кайдан сайлап алырга мөмкин булуы турында сөйләде, китап-иллюстратив күргәзмәләр белән таныштырды. Аннары очрашу уку залында дәвам итте, анда “Афганистан – незаживающая рана”, дигән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде
Бу көнне мәктәпләрдә укучылар арасында матур открыткалар «йөри», гашыйк парлар бер-берсенә мәхәббәтләрен белдереп бүләкләр бирә. Райондашларыбыз әлеге бәйрәмне билгеләп үтәме, нинди истәлек бүләкләре бирешәләр икән? Сораштыруыбыз шул хакта.
Бу чарада балалар физик форманы саклау өчен ярыштылар һәм күнегүләр ясадылар, балансировка, хәрәкәтне координацияләү, йөгерү, предметлар белән хәрәкәт итү кебек мөһим күнекмәләрне ясадылар. Шулай ук командада уйнарга, инструкцияне дөрес үтәргә өйрәнделәр.