15 декабрь көнне Кукмара китапханәсендә, этноквест проекты кысаларында, шәһәр мәктәпләре укучылары өчен «В лабиринте времени» дигән квест-уен үткәрелде. Уен барышында укучылар «арт объект», «блиц-викторина», «әдәби карта», «китапны таб», «пазл җый" һ. б. этапларда төрле биремнәр үтәделәр.
Бүген Пычак мәктәбенең 6 сыйныф укучылары С.В.Михалков исемендәге китапханәдә экскурсиядә булды.
Бүген С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Чарлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары кунакта булды. Балалар өчен экскурсия һәм «Тере табигать» дип исемләнгән экологик викторина үткәрелде. Алар хайваннар, үсемлекләр, кошлар, бөҗәкләр турында төрле сорауларга җавап бирде, табышмаклар чиште. Чара китапларга күзәтү һәм табигать турында видеороликлар карау белән тәмамланды.
Әгәр гражданин үзе эшләргә дигән карар кабул иткән һәм шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлгән икән, ул мәҗбүри рәвештә иминият взнослары түләүче була.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
«Һөнәри керемгә салым «махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» 27.11.2018 ел, № 422-ФЗ Федераль закон таләпләре нигезендә, үзмәшгульләр эш бирүче булырга һәм ялланган хезмәткәрләрне хезмәт килешүләре буенча җәлеп итә алмый. Шулай итеп, үзмәшгульлек белән «заказчы» арасындагы мөнәсәбәтләр граждан - хокукый характерга ия булырга тиеш.
14 декабрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Гөрләвек» балалар бакчасының өлкән төркем балалары өчен китапханәче Фирдания Закирова экскурсия һәм «Туган телем, халык зирәклеге чишмәсе» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде. Ул балаларга туган телнең әһәмияте, аның бөеклеге һәм байлыгы турында сөйләде, төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, китаплар белән таныштырды. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, табышмаклар чиште, халык уеннары уйнады.
2021 елның 17 декабрендә Ленин ур., 13 адресы буенча урнашкан район Советы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ратникова Римма Атлас кызы гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итү графигы: 9.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр
Язылу 8(84364)2-65-14 телефоны буенча
2021 елның 10-12 декабрендә Мамадыш шәһәрендә 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды. ярышларда Мамадыш шәһәренең «Олимп», Яшел Үзән шәһәренең «Тигры», Алабугадан «Серебряные волки», Кукмарадан «Ягуар», Можгадан «Медведи», Уфадан «HQ Hockey» командалары катнашты.
Үзәк китапханәдә “Чистое слово. Чистая речь» проекты кысаларында, яшьләр арасында рус телендә уку, дөрес язу һәм сөйләм культурасын үстерү буенча «Оштырма Юмья урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары өчен «День новой книги» дигән Библиокомпас үткәрелде