«Оштырма Юмья урта мәктәбенең 8-9 сыныф укучылары китапханәдә экскурсиядә булды
Бүген Югары Арбаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары С.В.Михалков исемендәге китапханәдә экскурсиядә булды.
Бүген Ош-Юмья урта мәктәбенең 3-11 сыйныф укучылары С.В.Михалков исемендәге китапханәдә экскурсиядә булды.
Район халкыннан тынычлык саклауны сорыйлар.
Презентациягә чакырабыз
1. Метеорологик фараз
Начар метеорологик күренешләр фаразланмый
2021 елның 13 декабренә
2021 елның 12 декабрь 18 сәгатьтән 13 декабрь 18 сәгатькә кадәр
Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә, иртән -10..-14, түбән урыннарда -20.
Көндез максималь һава температурасы -6..-8˚.
Юлларда бозлавык.
Инвалидлар декадасы кысаларында Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә тернәкләнү курсы узучы балаларга «Төлке һәм соры бүре»дигән курчак театры күрсәттеләр.
10 декабрь көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х., туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында, Социаль ярдәм үзәге «НАЗ»да ял итүче пенсионерлар өчен "Декабрь аеның - юбиляр язучылары"дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында китапханәче юбиляр язучылар С.Хәким, Н.Әхмәдиева, Г.Әхтәмова, З.Нури, А.Сафиуллиналарның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды.
10 декабрь көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә, Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче Гимназиянең 7а сыйныф укучылары өчен, китапханәче Нурия Гайнетдинова Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган «Син канун буенча яшисең» дип исемләнгән хокукый белем сәгате үткәрде. Укучылар Конституциянең барлыкка килү тарихы, аның структурасы, Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары, илебез символлары барлыкка килү тарихы белән танышты, «Без хокуклар турында нәрсә беләбез» дигән викторина сорауларына җавап бирде. Чарада «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Кукмара җирле бүлекчәсе әйдәп баручы белгече Арсланова Алинә Евгеньевна катнашты. Чара «Россия Федерациясе Конституциясе балалар өчен» фильмын карау белән тәмамланды.
10 декабрь көнне Кукмара муниципаль районы ҮКСы " МБУДӘ Кеше хокуклары көненә һәм Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган "хокук дәресе" булып узды.