Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
28 май көнне Үзәк китапханәнең баш китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы, 1 нче гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары өчен, "Дым в глаза"дип исемләнгән компьютер презентациясе белән мәгълүмат сәгате үткәрде. Катнашучылар тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләре, тәмәке тартучы кешенең үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян китерүе турында белделәр.
2021 елның 27 маенда Бөтендөнья тәмәкесез көн кысаларында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре арасында «Тәмәке тартуны ташла, спорт белән шөгыльлән! » дигән флешмоб үткәрелде
2021 елның 25-27 май көннәрендә Менделеевск шәһәрендә 2013 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды.
27 май көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге 1нче гимназиянең 6б сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова «Александр Невскийның сугышчан батырлыклары» дип исемләнгән тарих дәресе үткәрде. Укучылар А.Невскийның тормышы һәм батырлыклары белән танышты. Презентация күрсәтелде. Чара китапларга күзәтү һәм видеофильм карау белән тәмамланды.
Ядегәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары китапханәбездә экскурсиядә булды. Китапханәче Алсу Баһавиева балаларны китапханә белән, яңа кайткан китаплар, газет-журналлар белән таныштырды. Балалар өчен дәрес хәзерләргә, ял итү һәм вакытларын файдалы итү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Укучылар “Китапханә-дуслык шәһәре” дип исемләнгән презентация карады, интеллектуаль уеннарда катнашты. Өр-яңа китапханәдә кунакта булу балалар күңелендә истәлек булып сакланыр.
Белдерү
2021 елның 31 маеннан 11 июненә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында һәм «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Кукмара районындагы бүлеге белгечләре Саба, Кукмара, Мамадыш районнарында балалар ялы хезмәтләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Сәламәт тәндә-сәламәт рух» дигән спорт бәйрәме узды .
ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең (Татарстан) территориаль бүлеге Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында 31.05 сәгатьтән башлап. 2021 нче елның 11 нче июненә кадәр «Кайнар линия» телефоннары буенча балалар ялының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультация оештырылачак.