ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2021 ел
сишәмбе

25 май көнне Кукмара үзәк китапханәсендә Шәмәрдән китапханәчеләре һәм китапханәнең актив укучылары кунакта булды. Алар  өчен китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы ремонттан сон яңартылган китапханәгә экскурция үткәрде. Ул китапханә, анда ничек,кайдан яраткан китабыңны алырга була, китапханәнең фонды, вакытлы матбугат, ай саен яңартылып торучы китап күргәзмәләре белән тирәнтен таныштырды. Очрашу китапханәнең конференциялар залында дәвам итте. Биредә Лилия Рәис кызы күрше районнан килгән кунаклар өчен “Кукмара: кичә, бүген, иртәгә” дигән туган якны өйрәнү сәгате үткәрде. Кунакларга Кукмара турында презинтация күрсәтелде, Кукмара тарихы, аның  үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында бай мәгълүмат җиткерелде. Килгән кунакларның Кукмара, китапханә турындагы кызыксындырган сорауларына җавап бирелде.

Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь (Россия көне) эшләми торган бәйрәм көне булып саналу сәбәпле, «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – КФҮ) бәйрәм алды, ял һәм бәйрәм көннәрендә КФҮ ДБУ бүлекләре/филиалларының эш графигын тәкъдим итә:

11.06.21 ел.

бәйрәм алды эш көне, эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскартылган

12.06.21 ел.

ял көне

13.06.20021 ел.

ял көне

14.06.21 ел.

эш көннәре гадәти режимда

Директор Л. Ә. Мозаффарова

Аш-Буҗи авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Эшләр яхшы” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Балалар хезмәт турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, кроссвордлар чиштеләр. Чара слайд-презентация күрсәтү белән үрелеп барды.

Зур Кукмара авылы китапханәчесе урта мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары белән “Алда юллар, кайсын сайларга” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл  үткәрде..Укучыларга һөнәр, профессия сүзләренең мәгънәләре аңлатылды. Әлеге тема буенча викторина, мәкальләр һәм әйтемнәр конкурсы да үтте. Әдәби әсәрләрдән мисаллар китерелде.  Чара ахырында  укучыларга уку йортларын сайлаганда яхшылап уйлап, аласы профессиянең уңай һәм тискәре якларына игътибар итәргә кирәклеге әйтелде. Укучыларга иң изге теләкләр әйтелде.

Иске Юмья авылы китапханәчесе яшьләр өчен “Терроризмның чиге юк” дип исемләнгән гражданлык дәресе үткәрде. Күргәзмә янында балалар белән милләтара толерантлык, дуслык һәм үзара аңлашу булдыру, республиканың күпмилләтле яшьләр арасында террорчылыкны профилактикалау проблемалары турында фикер алыштылар. Барлык балаларга  да "Терроризм - җәмгыятькә куркыныч янау" дигән белешмә бирелде.


24
май, 2021 ел
дүшәмбе

4 сыйныф укучылары ГТО нормаларын тапшыру

2021 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриевич Димитриев катнашында узган киңәйтелгән утырышта Башкарма комитет хезмәткәрләре Гаязов Илнар Дамир улы һәм Якупов Фәнзил Фәнис улы ГТО хәрби-спорт комплексының алтын аерымлык билгесе белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2021 елның 21-23 маенда Новочебоксарск шәһәрендә 2012 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир  узды. Турнирда  «Волга» Воротынецтан, «Мордовия»  Саранскидан, «Чаллы», Яр Чаллыдан, «Ягуар», Кукмарадан, «Сокол-1» һәм «Сокол-2» Новочебоксарскидан  командалары катнаштылар.  


22
май, 2021 ел
шимбә

1. Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 23 маенда төнлә һәм көндез урыны белән яшен, көчәйгәндә 15-20 м/с тизлектә көчле җил, көндез урыны белән яшен, көньяк-көнбатыштан талгын җил. 2021 елның 23 маена 22 май 18 сәгатьтән 23 май 18 сәгатькә кадәр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International