ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2021 ел
җомга

С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсе «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Кукмара “Тылсым” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Волонтер – Кукмара” доброволец үзәге волонтерлары белән берлектә социаль хезмәт алучыларга барып кайттылар.

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге психологы Йосыпова Дания Хәсән кызы үзенең консультатив эшендә «бала җибәрә торган интеракция» методикасын куллана. Консультациянең максаты-ата-аналарны үсештә артта калып калган балалар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү алымнарына өйрәтү.

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә  «Спорт рекордлары» дигән спорт – күңел ачу чарасы узды. Бу чара шулай ук Җиңү көненә багышланган иде.

2021 елның бишенче маенда  “Тылсым “Халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт күрсәтү учреждениясенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү  хезмәткәре Ганеева Рамзания тарафыннан “Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе”программасы буенча социаль хезмәт алучы Гимадиева С.Ш. белән дәрес оештырылды. Дәрес өй шартларында лекция формасында үтте. 


6
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

1. Метеорологик фараз начар метеорологик күренешләр 2021 елның 7 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


5
май, 2021 ел
чәршәмбе

Көндәлек оператив фараз


4
май, 2021 ел
сишәмбе

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан балалар китапханәсе ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Китапханәче Алсу Баһавиева тасманы беркетеп, тарихы һәм әһәмияте турында сөйләде, нәкъ менә Георгий тасмасының Җиңү символы һәм бу ике төснең ни икәнлеген аңлатты, шулай ук сугыш турында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International