ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2021 ел
җомга

2021 елның 19 февралендә  Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә столяр остаханәсендә хезмәт буенча инструктор Шәймарданов Нурсил Нургали улы  «Кошлар өчен җимлекләр ясау» дигән темага ачык дәрес уздырды.

1. Метеорологик фараз

2021 елның 16 февраленнән Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү билгеләнгән: һава температурасы нормадан 9-15% ка түбән, минималь температура -25..-30, аерым районнарда -37. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2021 елның 25 февраленә кадәр сакланачак.

2021 елның 20 февраленә

19 февраль 18 сәгатьтән 2021 елның 20 февралендә 18 сәгатькә кадәр

 

  Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Медицина сәгате» дигән чираттагы дәрес узды.

19 февраль көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова “Салават күпере” балалар бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дип исемләнгән интелектуаль уенында катнашты. Балалалар “Зирәкләр” һәм “Тапкырлар” командаларына бүленеп, төрле уеннарда һәм конкурсларда катнашты. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.

Бүген Манзарас авылың С.А. Әхтәмов исемендәге башлангыч сыйныф укучылары балалар китапханәсендә кунакта булды. Китапханәче Алсу Баһавиева китапханә буенча экскурсия үткәрде. Балалар китапханәдән һәм китаплардан файдалану кагыйдәләре, китап күргәзмәләре, төрле зоналар белән танышты, төрле уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнашты, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирде.


18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның унсигезенче февралендә ГАУСО "Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекс үзәге" ГАУСОның өйдәге социаль хезмәтләр бүлегенең социаль хезмәткәре Гүзәлия Хузина, социаль хезмәтләр алучы Миннихатира Галеевна белән дәрес оештырды.

16 февраль көнне Кукмара балалар музыка мәктәбендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган, Бөек татар җырчысы Илһам Шакировның туган көненә һәм иҗатына багышланган "Моң чишмәсе" дип исемләнгән концерт булды.

18 февраль көнне балалар китапханәсе "Йолдызлык" балалар бакчасы белән берлектә "Туган телем – иркә гөлем" дип исемләнгән туган тел бәйрәме үткәрде. Балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова балаларны туган тел көне тарихы, халык иҗаты китаплары белән таныштырды. Һәр халыкның үз кабатланмас мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше, һәм, әлбәттә, теле бар. Һәр тел үзенчә матур. Аннан соң балалар милли киемнәрдә шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, биеде, хәрәкәтле уеннар уйнады.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

Чишмәбаш авылы китапханәчесе  урта яшьләрдәге мәктәп укучылары өчен “Наркомания һәм сәламәтлек” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әлеге чара  наркотикларның сәламәтлек өчен зарарлы икәненә, шуны аңлауларына ирешү, аңлы рәвештә аларны кулланмаска өйрәтү максатыннан үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International