2020 елның 20-22 ноябрендә Кукмара шәһәренең «Олимп» Боз сараенда 2011 елда туган командалар арасында хоккей буенча «Дуслык Кубогы» турниры узды.
2020 елның 20-22 ноябрендә Мамадыш шәһәрендә 2013 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Ярышларда Мамадыш, Биектау, Кукмара, Яшел Үзән, Йошкар – Ола, Новоспас шәһәрләреннән командалар катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча «Ягуар-2013»командасы (тренеры Диас Сәйфетдинов) 3 урынны яулады.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
20 ноябрь көнне Үзәк китапханәдә «Современница» хатын-кызлар клубына йөрүчеләрнең көтеп алынган очрашуы булды. Очрашуның темасы да "Күптән күрешкән юк иде", дип аталды. Һәм чыннан да, пандемия һәм ремонт булу сәбәпле күптән очрашкан булмады. Клуб җитәкчесе Пахомова Валентина Геннадиевна әзерләгән кызыклы очрашу программасы хуш исле чәй табыны артында искә алынган якты хатирәләр, тормыш тарихларын уртаклашу белән дәвам итте. Очрашу чын мәгънәсендә онытылмаслык булды.
Көндәлек оператив фаразлау 2020 елның 21 ноябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килеп чыгуы.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Татар Балы»н тәкъдим иткән иде.
Бер бинада балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, мәдәният йорты һәм китапханә урнашкан.
20 ноябрь көнне күппрофильле лицейның 2б сыйныф укучылары өчен балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова «Друзья домашнего очага» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде. Ул балаларга йорт хайваннары белән ничек мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде. Балалар уеннарда бик теләп катнашты, викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирде, йорт хайваннары турында видеоклип карады.
19 ноябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсенә АНО “ЦСП “НАЗ” пенсионерлары килде. Алар өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Китапханә – чикләрсез территория» дип исемләнгән күзәтү экскурсиясе оештырылды һәм үткәрелде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна абонемент эше турында җентекләп сөйләде, анда һәр ай саен яңартыла торган китап күргәзмәләре белән танышырды. Аннары кунакларга яңартылган уку залына үтәргә тәкъдим иттеләр. Уку залы китапханәчесе Салимова Тәскирә Харис кызы китапханәгә килә торган периодик басмаларга күзәтү үткәрде.
19 ноябрь көнне 1 нче гимназиянең 3б сыйныф укучылары «Китапханә буенча сәяхәт» дип исемләнгән экскурсиягә чакырылды. Балалар китап күргәзмәләре, төрле зоналар белән танышты, интеллектуаль уен сорауларына җавап бирде, өстәл уеннары уйнады һәм өйләренә укырга китаплар алды.