ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәрләр белән һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә «Тэрбия мәктәбендә» дәресләр үткәрелә.

«Яхшылык дөньяны коткарыр»дигән темага рәсем конкурсы.

Роспотребнадзор хәбәр итә

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киләсе елдан «Агропрогресс» грантына дәгъва итә алачаклар. Аның суммасы 30 млн. сумга кадәр булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  игелек атнасы кысаларында «Яхшылык турында җырлар»дигән караоке конкурсы узды.

Кукмара районын «Фермерлар үзәне» дип атыйлар. Нәкъ менә биредә гаилә терлекчелек фермаларын төзү буенча республика программасының мөһимлеген беренчеләрдән булып аңладылар, фермерларга банк кредитлары өчен залог итеп муниципаль милек бүлеп бирү эшен оештырдылар, шулай ук кече хуҗалыкларга оештыру, матди һәм мораль яктан ярдәм күрсәттеләр. Район фермерлары район хакимияте һәм җирле үзидарә органнары ярдәме белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының гаилә фермалары төзү һәм «Яңа эш башлаучы фермер» программалары буенча грантлар алу конкурсларында актив катнашалар һәм җиңәләр.


14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

«Экстремизмга-Юк!»  айлыгы кысаларында  2020 елның 13 сентябрендә «Чаңгы ярышлары» бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр арасында тренер Рамазанов А. А.

 иптәшләрчә матч үткәрде.


12
сентябрь, 2020 ел
шимбә

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (2015 елның 9 апреле)

1. Метеорологик фараз

12 сентябрь 18 сәгатьтән 13 сентябрь 18 сәгатькә кадәр

 

Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +8..+11˚.

Көндез максималь һава температурасы +18..+21˚.


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

   Кукмара «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре, социаль хезмәткәрләре   «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе»  социаль программасын  тормышка ашыру кысаларында  егерме социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга чаралар үткәрделәр.

 2020 елның унберенче сентябрендә Бөтенроссия аеклык көне кысаларында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Гөлия Мифтахова «Сәламәт яшәү – бик шәп!» дигэн төркемле дәрес уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International