ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 21 сентябрендә медицина хезмәткәре Ногманова Г.Р. тәрбияләнүчеләр арасында «Йокың ни өчен кирәк?» дигән темага әңгәмә үткәрде.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр иткәнчә, 2020 елның 1 сентябреннән "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2009 елның 12 ноябрендәге 377-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керде.

Сүз 15 айдан артык салым хисаплылыгын тапшырмаган, патент гамәлдән чыккан көннән 15 ай үткән һәм шул ук вакытта салымнар буенча бурычлары түләнмәгән эшкуарлар турында бара.

ИПны ЕГРИПТАН төшереп калдыру турында салым органы карары «Вестник государственной регистрации» журналында, эшкуардан тыш, хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылучы кредиторларның һәм башка затларның гаризаларын җибәрү тәртибе һәм вакытлары турындагы белешмәләр белән бергә басыла. Мондый гаризалар басылганнан соң бер ай эчендә теркәү органына тапшырылырга мөмкин. Бу очракта эшкуарны ЕГРИПТАН чыгару турында Карар кабул ителми. Әгәр гариза теркәүче органга килмәсә, ЕГРИПКА салым органы карары буенча индивидуаль эшкуарны төшереп калдыру турындагы язма кертелә.

Салым органы карары буенча, ЕГРИПТАН төшереп калдырылган һәм яңадан шәхси эшмәкәрләр булырга теләгән физик затларга, ЕГРИПТАН төшереп калдырылганнан соң, алар бу сыйфатта яңадан өч ел узгач кына теркәлә алачакларын күздә тотарга кирәк. Шуңа күрә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару нияте сакланса, вакытны сайларга һәм бу хакта салым органына мөстәкыйль хәбәр итәргә киңәш ителә.

Татарстан Республикасында Федераль салым хезмәтенең 18 нче районара инспекциясе (420054, Казан шәһәре, Владимир Кулагин ур., 1 нче йорт) теркәүче салым органы булып тора.

2020 елның 20 сентябреннән Буа шәһәрендә 2005-2006 елларда туган кызлар җыелма командасы, тренер Наилә Мөхәммәтвәгыйз кызы Хәбибуллина тәрбияләнүчеләре, Буа районы Ачык Беренчелегендә катнаштылар һәм җиңүчеләр булдылар.

Энҗе Йосыпова 66 кг авырлык категориясендә чемпион булды, Алмаз Йосыпов 57кг авырлык категориясендә бронза медаль яулады. «Зилант» мәктәбе администрациясе Энҗе һәм Алмаз Йосыповларны котлый, сәламәтлек һәм РФ чемпионатында уңышлы чыгыш ясауларын тели.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 10 сентябрендәге 1723-р номерлы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2020 елның 2 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Zoom платформасында Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган муниципаль районнар халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.


21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Ошь-Юмья авылы  китапханәчесе кече мәктәп яшендәге балалар белән “Көзге фантазияләр” дип исемләнгән  иҗат сәгате үткәрде. Көзге яфраклардан балалар чәчәкләр әзерләделәр. Бу процесс балаларны бик мавыктырды. Эш кызыклы әңгәмә белән үрелеп барды.

Ядегәр авылы китапханәчесе 2 сыйныф укучылары белән “Көзге муллык” дип исемләнгән уен уздырды. Әлеге чара  балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен киңәйтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт уяту максатыннан үтте.


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

3 сентябрьдә, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көнне искә алып Зур Сәрдек авылы китапханәсе Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 75 ел тулуга багышланган "Җиңү дипломы 2020" бөтенроссия проектында катнашты. “Җиңү дипломы” Бөек Ватан сугышы тарихы турында 25 сораудан торды. Тест үтүгә барлык катнашучылар да истәлекле дипломнар алдылар.


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

12 сентябрь көнне, Зур Кукмара авылы халкы арасында җәйге спартакиада булып узды, анда 7 команда көч сынашты.

Спартакиадада катнашучылар спортның җиде төрендә: йөгерү, дартс, пневматик винтовкадан ату, гранат ыргыту, мишень һәм кегля буенча футбол тупларына бәрү, максатлар буенча боҗра ыргыту буенча чемпион исеме өчен көч сынаштылар.

Спорт төрләре буенча призлы урыннар алган командалар грамоталар белән бүләкләнде.


16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International