Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
«2025 ел» ФОРМАРТ " ПФО урам сәнгате фестивале
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын арттыру максатларында 2025 елның 7 маенда 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендәге идарәдә һәм Идарәнең 12 территориаль бүлегендә «эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне» оештыра.
«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ 2025 елның 30 апрелендә 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын үткәрә
Дөньяның иң дәһшәтле атом һәлакәте – Чернобыль фаҗигасына быел - 39 ел. 23 апрель көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен “Чернобыль- гасыр фаҗигасе” дигән хәтер сәгате үткәрде. Чара барышында китапханәче Чернобыль фаҗигасенең сәбәпләре турында сөйләде. Газета битләрендә басылып чыккан, Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәтне ликвидацияләүдә катнашучы якташларыбызның батырлыгы турында да әйтелеп үтелде.Биредә дәваланучылар, кеше язмышларын җимерүче һәлакәтләр кабатланмасын иде дигән теләк белдерделәр.
23 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсендә, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан , “Тукай дөнья буйлап атлый ” дигән әдәби кичә үтте. Әлеге чарада Кукмара шәһәренең Ч.Т.Айтматов исемендәге № 1 гимназияның 7а һәм 7б нче сыйныф укучылары, “Салават күпере” иҗат берләшмәсе әгъзалары, районыбызда яшәп иҗат итүче язучыларыбыз катнашты.
Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы шагыйрьнең тормыш юлы иҗаты, аның турында кызыклы фактлар белән кыскача таныштырып китте. Укучылар һәм кунаклар Тукайның шигырьләрен, җырларын аудио язмада тыңладылар. Шулай ук кичәдә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче якташ язучылар үзләренең Тукайга, туган телгә багышланган шигырьләре белән таныштырдылар. Кичәдә Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында электрон презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге чара Г. Тукайның “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.
"Кукмара ш. йолдызлыгы "5 нче балалар бакчасында даими рәвештә өмәләр уза
Санитар-экологик икеайлык һәм #ЭкоВесна республика конкурсы кысаларында
22 апрель көнне уку залы китапханәчесе Г.Ф. Заһидуллина Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 8 «б» сыйныфы укучылары өчен «Чернобыль: фаҗига,батырлык,кисәтү...» дигән әңгәмә үткәрде. Чара кешелек тарихында иң масштаблы техноген һәлакәтләрнең берсе булган, Чернобыль атом электростанциясендә булган һәлакәтнең 37 еллыгына багышланган иде.