2020 елның 21 февралендә чаңгы базасында гаскәрләрне Әфганистаннан чыгаруга 31 ел, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаңгы ярышлары узды
21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан балалар китапханәсе хезмәткәре Алсу Багавиева А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 4а сыйныф укучылары һәм Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче номерлы Гимназиянең 5б сыйныф укучылары өчен “Туган телем – иркә гөлем” дип исемләнгән дәрес – презентация үткәрде.
Балалар китапханәченең туган тел көне кайчан гамәлгә куелуы, дөнья телләре арасында татар теленең әһәмияте, татар халык авыз иҗаты, татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләвен кызыксынып тыңлады. Татар язучысы, шагыйрь Нәкый Исәнбәт иҗаты белән таныштырды. Ул татар фольклорын өйрәнүче, татар сүзлекләрен төзүче, «Татар халык табышмаклары», «Балалар фольклоры» китаплары авторы буларак билгеле.
Балалар уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерде, туган тел турында табышмакларга җавап бирде. Чарада «Тамчы» китап театры клубы әгъзалары чыгыш ясады, алар Н.Әхмәтнең “Әти “җаным! дип исемләнгән сценка сәхнәләштерде. Күргәзмәдәге китаплар белән таныштырылды.
Игенчеләрдә февраль аеннан кыш үзенең тизлеген арттыра, дигән фикер бар. Бу, әлбәттә, чып-чын психология, тик, шулай да, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре моның белән килешәләр. Ни өчен дигәндә, зур тизлек белән язгы кыр эшләре якынлаша, бу – игенчеләрнең иң җаваплы имтиханнарыннан берсе.
2020 елның унтугызынчы февралендә, «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәту үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән актив рәвештә «Гарденотерапия» технологиясе буенча сәламәтлек өчен файдалы чара оештырдылар.
2020 елның 25 февралендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр вәкаләтле вәкил Аппаратында
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфаларын башкаручы С. П. Старостин гражданнарны кабул итәчәк.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә «Балалар, әйдәгез, тату яшик!»
Өлге авылы китапханәчесе кызыксындыру клубына йөрүче кешеләр белән “Яхшы орлык-яхшы уңыш” дип исемләнгән орлыклар чәчү һәм теплицаларны хәзерләү турында тәҗрибә уртаклашу буенча әңгәмә уздырды. Бу чарада тәҗрибәле бакчачы, Анжелика үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып эшләнгән киңәшләре белән уртаклашты. Ә китапханәче Салихова Альбина “Бакчачы – синең өчен” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.
Зур Кукмара авылы китапханәчесе “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән “Туган телем- әнкәм теле” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Кичәгә Г.Тукайның Шүрәлесе килеп балаларга табышмаклар, мәкальләр “Тылсымлы капчык” һәм бик күп әкиятләр дә алып килгән иде. Китапханәче Хазиева Гөлнур “Түбәтәй”, “Йөзек салыш”, “Күрсәт әле үскәнем” дигән татар халык уеннары оештырып ,“Туган телем- киңдер сиңа күңел түрем” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.
Балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова Түбән Өскебаш урта мәктәбенең 2, 3, 4 сыйныф укучылары өчен Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Бөек Ватан сугышының яшь геройлары» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Балалар Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклауга өлкәннәр белән беррәттән Леня Голиков, Марат Казей, Лара Михеенко, Валя Котик, Зина Портнова, Володя Дубининның батырлыклары турында сөйләвен игътибар белән тыңлады. Сугыш еллары авырлыклары алар җилкәсенә төшә. Алар бу авырлыктан курыкмады, көчлерәк, кыюрак, чыдамлырак булды. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
21 февраль – халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Кукмара үзәк китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы “Сөембикә”, клуб әгъзалары өчен “Туган телгә – урын түрдә” исемле әңгәмә үткәрде. Утырыш шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Шулай ук “21 февраль – халыкара туган көн” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.