ЯҢАЛЫКЛАР



24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 20-22 декабрендә Мамадыш шәһәрендә 2009 елда туган командалар арасында хоккей буенча Яңа ел алды турнир узды

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2018 нче елның 09 февралендә кабул ителгән 67 нче номерлы карары нигезендә 2018 елның 1 гыйнвареннан авыл жирлегендә яшәүче әниләргә бер тапкыр бирелә торган түләү акчасы билгеләнә.

Казан шәһәренең «Южный» сәүдә үзәгендә мәктәп бизнес компанияләре ярминкәсе узды. 28 иң яхшы мәктәп бизнес компаниясе вәкилләре кул эшләре сувенирларын һәм бүләкләрен тәкъдим иттеләр. Алар арасында технология укытучысы Якупова А.Р. җитәкчелегендә Кукмара 4нче урта мәктәбенең бизнес компаниясе дә катнашты.

Лельвиж авылы китапханәчесе өлкән сыйныф укучылары өчен «Ф.М. Достоевскийның тормышы һәм иҗаты» на  багышланган күргәзмә-досье үткәрде. Чара барышында балалар Федор Михайлович биографиясенең кайбер мизгелләре турында белделәр. Язучының тормышында зур эз калдырган сөйгән ярлары белән танышты. Слайд-презентация язучының "Тере кеше җанына" тактик рәвештә кагылырга мөмкинлек бирде.

Мансуровлар гаиләсе династиясе ел саен үткәрелә торган "Тарихта без эзлебез" исемле шәҗәрә бәйрәменең җиңүчесе булды.


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 22 декабрендә «Олимп» спорт мәктәбендә тренер Сайфутдинов Д.Ф. һәм аларның әти-әниләре җитәкчелегендә «Хоккей» бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр арасында «Кышкы спорт» бәйрәме узды.

2019 елның 21 декабрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тимераякта фигуралы шуу буенча Ачык  Беренчелек узды

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече  һәм урта  бизнесны  үстерүгә зур  игътибар  бирә.  Бүген  һәр районда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәме  белән  үз эшен  ачкан һәм  аны  уңышлы  алып  баручы  кешеләр шактый  күп.   Мәсәлән,  узган  атнада   Арча  районында  «Яңа  эш  башлаучы фермер» һәм «Гаилә терлекчелек   фермалары» программалары  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы грантларына  төзелгән    4  ферма  бер  үк  вакытта  ачылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International