29 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 15 нче йорт, 2 нче кат адресы буенча «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Кукмара җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ратникова Римма Атлас кызы гражданнарны кабул итә. Кабул итүгә язылу 2-70-53, 2-65-14 телефоны буенча.
Балаларны китапка кечкенәдән үк җәлеп итү, булачак китап укучыларыбызны тәрбияләү өчен, балалар китапханәсе даими рәвештә үзенә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны чакыра. Бу юлы кунакка «Ромашка» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемнәреннән балалар килде. Китапханәче Фирдания Закирова «Беренче тапкыр китапханәгә» дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Балалар презентация карадылар, китапларның ничек барлыкка килүен, ни өчен кирәк булуын белделәр, китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән таныштылар. Балалар әкияти викторина сорауларына актив җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, матур китаплар һәм журналлар карадылар, төсле энциклопедияләр белән таныштылар, видеофильм һәм мультфильм карадылар.
«Россия Федерациясенең иң яхшы җитәкчеләре Бөтенроссия танылуы» чарасы - тәҗрибә белән нәтиҗәле алмашуны тәэмин итүгә, талантлы һәм җаваплы җитәкчеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән үзәк чараларның берсе.
Чара 2019 елның 28 октябреннән 2020 елның 15 маена кадәр җитәкчеләрнең һәм мәкаләләрнең массакүләм мәгълүмат чараларында, челтәрләрдә, тармак белешмәлекләрендә һәм популяр порталларда электрон эшлекле визиткалары форматында узачак.
27 ноябрь көнне “Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче гимназия” базасында туган тел һәм әдәбияты укытучыларының «Татар теле һәм әдәбияты укытучысының һөнәри компетентлыгын камилләштерү формасы буларак профессиональ конкурслар» темасына багышланган республика семинары үтте. Чарада Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы Һадиева Г.В. һәм доцент Гыйләҗева Л.Г. укытучыларны һөнәри бәйгеләргә карата куелган таләпләр һәм аларга әзерләнү үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Семинарның гамәли өлешендә Кукмара 3нче номерлы мәктәпнең туган тел укытучылары Яппарова М.Р. һәм Нәҗмиева В.Г. осталык дәресләре күрсәттеләр. Семинар һәркем өчен файдалы һәм нәтиҗәле булды.
“Бүген бездә, дуслар, каз өмәсе, сагынырсыз, карап калыгыз...”
27 ноябрь көнне Кукмара муниципаль районының «Милосердие» тернәкләндерү үзәге "Мин үз милләтем турында нәрсә беләм. Кукмара районында яшәүче милләтләр турында» дип аталган интерактив шөгыль үткәрелде.
8 декабрь 2019 ел
Кукмара шәһәре территориясендә гражданнар өчен үзара салым кертү буенча референдум үткәрү көне.
2019 елның 27 ноябрендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә балалар китапханәсе белән берлектә әниләр көненә багышланган «Әни йөрәк җылысы» дигән чара узды.
2019 елның 26 ноябреннән 5 декабренә кадәр «Галактика» Балалар иҗат үзәге 14-17 яшьлек укучылар өчен эшкуарлык буенча бушлай белем бирү программасын үткәрә. Укулар кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында уза. "Уңышлы стартның 3 адымы» ның беренче сайлап алу этабында районыбызның 200 дән артык укучысы һәм аларның җитәкчеләре катнашты. Укучылар белән мастер-классны «Фабрика – Балалар» проектының кураторы Казаннан Зәкиева Олеся Анатольевна үткәрде.
2019 елның 1 декабрендә 2009/10 елгы командалар арасында хоккей буенча Турнир узачак. Бердәм Россия партиясе ярдәмендә Ватан Герое Көненә багышланган чара.
Башлана: 09.00 сәгатьтә