Мәгариф Идарәсе методик хезмәте бүлеге Татарстан Республикасы делегациясе составында Мәскәүдә үткән Бөтенроссия форумында проблемасы буенча катнашты "Педагогик хезмәткәрләренең ЕФОМ проектлары кулланып аттестация модельләре кертү"
21 ноябрь көнне район мәдәният йортында "Тарихта без эзлебез" республика конкурсының зона этабы булып узды. Конкурста ун районнан вәкилләр катнашты. Барлык катнашучылар да абруйлы жюри алдында үзләренең шәҗәрәләрен сәнгать формасында күрсәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Кукмара районыннан Мансуровлар династиясе яулады, ул Казан шәһәрендә финал этабында катнашачак.
2019 елның 21 ноябрендә Боз сараенда спорт эшләре буенча директор урынбасары Мөхтәрова З.А. " Нәрсә ул гаделлек?» Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан.
21 ноябрь көнне үзәк китапханәдә китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы, китапханәче-педагог Салихова Фәнисә Мәснәви кызы белән берлектә Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 гимназияның 8 нче класс укучылары өчен ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан «Татарстан Республикасы турында без нәрсә беләбез?» дигә викторина үткәрде. Укучылар Татарстан тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре һ.б. өлкәгә караган сорауларга җавап бирделәр. ТАССР ның 100 еллыгына китап күргәзмәсе күрсәтелде. Актив балаларга грамоталар, истәлекле медальләр тапшырылды.
21 ноябрь көнне, Әниләр көне алдыннан, үзәк китапханә хезмәткәре Сәлимова Тәскирә Харис кызы "Йомшак күңелле фәрештәләр"дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Чараның кунаклары - "Сөембикә" хатын-кызлар клубы әгъзалары. Чәй табыны артында, бәйрәмгә җыелган хатын-кызлар тормышларындагы кызыклы хатирәләре белән уртаклаштылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
19 ноябрь көнне «Форпост» хокук саклау хәрәкәте активистлары «Милосердие» үзәгендә узган «игелекле адым» акциясе үткәрделәр.
2019 елның 20 ноябрендә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Кукмара районы бүлеге башлыгы Е.В. Яковлеваның «Хоккей» һәм «Тау чаңгысы спорты» бүлекчәләре белән «Юл хәрәкәте кагыйдәләре»дигән темага очрашуы булып узды.
Программа шулай ук белешмәләрне анализларга ярдәм итә, бу орлыклар турында мәгълүмат җыюны һәм эшкәртүне шактый җиңеләйтә. Системада «Куллану рөхсәт ителгән селекция казанышларының дәүләт реестры»на кертелгән үсемлекләр сортларын тиз эзләп табу ысулы бар, аның буенча кызыксындырган сортның кертелү срогын һәм кайсы төбәктә кулланылуын белергә мөмкин.
Каз маенда пешкән коймак, тәмле бәлеш белән сыйландык, рәхәтләнеп күңел ачтык
Кукмара балалар музыка мәктәбе "Муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте Грантында катнашып, 150 мең сумлык грант отты.
Әлеге проектның җитәкчесе - Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучысы Нияз Кәримуллин.