21 ноябрь көнне Кукмара ҮРХ табиб-психиатр-наркологы Сабирҗанов Р.М. катнашында тренинг үткәрелде.
Әңгәмә барышында Сабирҗанов Р.М. наркотикларның тискәре йогынтысы, бигрәк тә шәхси тормышка турыдан-туры тискәре йогынты ясавы турында сөйләде. Тормышта булырга мөмкин булган төрле ситуацияләргә дә җиңелдек. Шулай ук яман бушлыкка альтернатива темасы да кузгатылды. Чарада катнашучылар әңгәмәдә актив катнаштылар.
-ФАП ачылу – авыл өчен зур вакыйга. Әлеге сәламәтлек пункты илкүләм проект кысаларында сафка басты. Бинаның игелеген күрегез, биредә авырып түгел, ә профилактика өчен генә йөрергә язсын, - дип район башлыгы үзенең изге теләкләрен җиткерде.
Шимбә көнне, 23 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
21 ноябрь Казанда Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең стратегик сессиясе узды. Корпорациянең генераль директоры Александр Браверман, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашындагы түгәрәк өстәлдә авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү турында фикер алыштылар.
Чараның максаты - балаларда иң кадерле кешегә - әнигә карата мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү, балаларда һәм әниләрдә бәйрәм кәефе булдыру.
Татарстанда ел дәвамында дуңгызчылык продукциясен җитештерүнең артуы күзәтелә. «Республикада бу елның гыйнвар-октябрь айларында авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 76 мең 132 тонна дуңгыз ите җитештерелгән. Бу узган елга карата 106% тәшкил итә», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ирек Гыйбадуллин.
Экскурсиядә укучылар ГХАТ органнарының барлыкка килү тарихы, алар быел 102 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк, Гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре турында белделәр.
Кукмара шәһәренең Никахлашу сараенда балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Манзарас урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен ачык ишекләр көне узды.
20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында районда хокук мәсьәләләре белән шөгыльләнүче органнар вәкилләре катнашында балалар хокуклары мәсьәләләре буенча түләүсез юридик консультацияләр пунктлары оештырылды.
2019 елда мәдәният учреждениеләре муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу конкурсында катнаштылар һәм түбәндәге проектлар белән 550 мең сумлык грант отты:
- Люга авыл мәдәният йортының «Һәрвакыт әкият булсын " проекты (М. Р. Сәлахова) 200 мең сумлык
- «Мин Тылсымчы!» - Люга авыл клубында 3D модельләштерү түгәрәге (Сәляхова М. Р.) 200 мең сумга;
- «КБМШ» МБУ (Кәримуллин Н.Р.) «сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны үстерүдә музыкаль-бию һәм фольклор уен культурасы» проекты.