ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 25 ноябрендә Кукмара шәһәренең «Олимп» һәм Казан шәһәренең «Динамо » командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узачак.

2019 елның 15-17 ноябрендә Арча шәһәрендә 2010 елгы командалар арасында   Татарстан  Республикасы   Хоккей  федерациясе  призына хоккей турнирының 1 этабы узды. Турнирда Казан шәһәренең «Динамо-2», Казан шәһәренең «Зилант», Казан шәһәренең «Ак Бүре», Кукмара шәһәренең «Акулы», Киров шәһәренең «Вятка», Арча шәһәренең «Ракета» командалары катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча Кукмара шәһәренең «Акулы» командасы өченче урынны алды һәм икенче этапка чыкты.

2019 елның 16-17 ноябрь көннәрендә Кукмара шәһәренең «Ягуар» яшүсмерләр  арасында, тренерлар Ганиев И.М., Сәйфетдинов Д. Ф. һәм Яр Чаллы шәһәренең «Чаллы» командалары  җитәкчелегендә, Әниләр көненә багышланган, иптәшләрчә уеннар узды.

2019 елның 14 ноябрендә «Кайда үлем белән сәүдә итәләр, хәбәр ит» Бөтенроссия акциясенең 2 этабы кысаларында район үзәк хастаханәсе белгече нарколог Сабирҗанов Р.М. «Хоккей» һәм «Тау чаңгысы спорты» бүлекчәләре белән «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен»темасына очрашты.

Анда район прокуроры, хокук сагында торучылар, авыл җирлеге башлыклары, белем бирү һәм мәдәният учреждениесе вәкилләре, социаль яклау өлкәсендә хезмәт куючылар чакырылган иде.

Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары «Этномириада» Халыкара Традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты конкурс-фестивалендә катнаштылар. Әлеге бәйге РФ Мәдәният министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты ярдәме белән традицион мәдәниятне һәм халык сәнгать иҗатын саклау, торгызу һәм үстерү максатыннан үткәрелә.

Республикада  көзге  культуралар тиешле  срокларда  чәчелде,  чәчүлекләрнең 80%ы  яхшы  халәттә.   Бу  хакта  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары  Наил  Залаков  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сезонлы  эшләрнең  барышы  турында  сөйләгәндә  хәбәр  итте.  

Татарстанда  техник  культураларны  җыюның  барышы  турынңа  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Наил  Залаков  сөйләде.  Барлык  муниципаль  районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы    Премьер-министры  Алексей Песошин  катнашты. 

 "Наше время - Безнең заман" фестивалендә катнашу турында

2019 елның 20 ноябрендә, Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелү уңаеннан, Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 15 нче йорт адресы буенча урнашкан Кукмара районы Башкарма комитеты бинасында 9.00 сәгатьтә 102 каб. халыкны кабул итү оештырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International