ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

«Галактика» балалар иҗат үзәге тәрбияләнүчеләре, Кукмара 3нче урта мәктәбе укучылары Яшь Армия отрядлары арасында үткәрелгән «Ватанны сакларга әзер!"Түбән Кама шәһәрендә ярышларда катнашкан 24 команда арасында призерлар булдылар. Шәхси зачетта йөзү буенча 2 урынны Зайцева Алсу, озынлыкка сикерү буенча Хәкимова Ландыш яулады.

19 ноябрь көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә әниләр көненә багышланган «Әни – кадерле сүз» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Ул балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды. Балалар балалар язучылары А.Барто, Е. Благинина, Э.Шәрифуллина, М.Пляцковский, О.Высоцкая шигырьләрен укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, уеннарда актив катнаштылар. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

 

Урта Комар авылында шатлыклы вакыйга булды-мәктәп белән бер түбә астында урнаштырылган балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Балалар бакчасы 25 балага исәпләнгән. Бүгенге көндә анда якын-тирә авыллардан 18 бала тәрбияләнә.

Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профиль) үзәгенең "Кул көрәше" бүлегендә тәрбияләнүчеләр Педагог Габдрахманова Рузия Мансур кызы җитәкчелегендә2019 елның 14-17 ноябрендә  Алабуга шәһәрендә узган кул көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә һәм Чемпионатында катнаштылар.  Әлеге ярышларда бөтен республикадан 500гә якын яшь спортчы катнашты. Мохтаров Илмир, Мөхәммәтшин Ильяс, Гайнанова Динә, Тимерова Әминә алтын медаль яуладылар, Шакертова Алинә, Гилемуллина Таңсылу көмеш, Миңнегалиева Сөмбел, Ганиева Диләрә беренчелекнең бронза призерлары булдылар.

Хатын-кызлар арасында чемпионатта педагог Габдрахманова Рузия Мансур кызы 1 урынны яулады, ә аның шәкертләре Тимерова Әминә һәм Шакертова Алинә көмеш призер булдылар.

46кг авырлык категориясендә Богдан Григорьев(Сосновка урта мәктәбе)  көмеш призер булды, бронза медаль иясе – 45кг үлчәү авырлыгында Альбина Ибраһимова (А. М .Булатов исемендәге лицей). Укучыларыбызны котлыйбыз һәм укуларында һәм спортта уңышлар телибез.

ТР Чемпионатында Айрат Шәңгәрәев (82кг), Алмаз Зарипов(100кг), ТР Беренчелегендә Максим Исаев(52кг, 4 нче Кукмара урта мәктәбе) җиңүче булды. Көмеш призерлар – Энҗе Юсупова (74 килограммга кадәрге үлчәү категориясе) һәм Ангелина Николаева (48 килограммга кадәрге үлчәү категориясе, Яныль), Альберт Шәңгәрәев(74 килограммга кадәрге үлчәү категориясе),Айнур Нурәхмәтов (70 килограммга кадәрге үлчәү категориясе, 1нче гимназия), Илназ Хузин (65 килограммга кадәрге үлчәү категориясе, А. М .Булатов исемендәге лицей). Укучыларыбызны котлыйбыз һәм укуларында һәм спортта уңышлар телибез.

Ачылу тантанасында Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Мәсхүт кызы Әхмәтшина, Илдар Бәдретдиновның туганнары һәм дуслары, аның тормыш иптәше Светлана Бәдретдинова катнаштылар.

Илназ Корбанов (Туембаш), Нәфкать Галиуллин(Зур Кукмара), Рушан Байметов (Кукмара 4 нче урта мәктәбе), Илзия Фәйзрахманова (Манзарас), Гөлчәчәк Гыйльметдинова, Фәридә Гыйльметдинова(Туембаш) составындагы «Зилант» мәктәбе командасы 3 нче урынны яулады.

Командаларга бүленеп, балалар "Үз һөнәри портретыңны яса", "Һөнәри сүзлек", "Импровизация" уены, “Мәкальләр”  бәйгеләрендә көч сынаштылар.

2019 елның 17 ноябрендә "Ялкын" үсмерләр клубында Каримов Ильяс Ильнур улы истәлегенә багышланган мини-футбол буенча район турниры узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International