ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

 2019 елның 26 октябрендә «Без – Россия гражданнары»  Бөтенроссия акциясе  кысаларында «Олимп» Хоккей бүлеге спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар җитәкчелегендә тренер Ганиев и.М. җитәкчелегендә « Ак Барс» һәм «Барыс»  арасында КХЛ матчын  карадылар

 2019 елның 2 ноябрендә Боз  сараенда  Халык бердәмлеге көненә багышланган  ветераннар командалары арасында хоккей буенча турнир узды. Турнирда  Кукмара, Арча, Сосновка, Балтач, Байлар Сабасы командалары катнашты.

    Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Сосновка», икенче урынны «Арча», «Кукмара»  командасы җиңүче булды.

 «Иң яхшы капкачы» номинациясендә Олег Мөхәммәтҗанов (Арча) бүләкләнде,

 «Иң яхшы сакчы «- Айрат Сәйфетдинов (Кукмара),

« Иң яхшы һөҗүмче» - Альберт Хәбибрахманов (Сосновка),

 «Иң яхшы уенчы» - Ягъфәр Зыятдинов (Кукмара).

Турнир призерлары Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе  кубоклары белән бүләкләнде.

2019 елнын  4 ноябрендә  2008 елгы  командалар  арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелеге матчы узды, Кукмара шәһәренең «Олимп» һәм  Биектау шәһәренең «Биектау» командалары  арасында.  Уен «Олимп» команда  файдасына 5:3  исәбе белән тәмамланды.

Беренче урынны Ислам Шәфыйков һәм Әмилә Яппарова алды, икенче урында Инзилә Гарипова һәм Әмилә Яппарова, өченчедә-Чулпан Семенова һәм Мөхәммәтхазиев Гамил.

Ярышларда 100дән артык бала катнашты, үз узышларында җиңүчеләр: Язилә Хәбибуллина, Эмиль Хәбибрахманов, Рузилә Нуриева, Булат Сибгатуллин, Милана Сковородина, Әмир Михайлов,Чулпан Мотыйгуллина, Эмиль Степанов, Никита Данилов, Камил Хәбибуллин, Эдуард Кругляков, Кәрим Шәфигуллин, Полина Поткина,Энҗе Усманова,Таңсылу Рәхимҗанова, Динә Антонова, Эльза Михайлова, Алия Сафина. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

31.10-02.11.2019 Казан шәһәрендә «Зилант " спорт мәктәбе тренеры һәм спортчысы Энҗе Юсупова (тренер Марс Бәдертденов) 66 кг га кадәр булган билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында катнашты һәм бронза призеры булды. Энҗе Хәлиловнаны югары нәтиҗә белән котлыйбыз һәм алга таба да спорт уңышлары телибез.

 

Татарстанның  азык-төлек  һәм  эшкәртү базарындагы  вәзгыять турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров  сөйләде. 

Татарстан Республикасы-Россия Федерациясенең дәүләт субъекты.  Россиянең күп кенә бәйрәмнәре безнең республикада да билгеләп үтелә, Татарстан өчен бик мөһим даталарның берсе  6 ноябрь - Республика Конституциясе көне.

«Атлант» Ү/К хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бию флешмобы үткәрделәр.

Кукмара районы Нырья авылы мәдәният йорты каршындагы "Сактон" удмурт халык фольклор ансамбле "Безнең йорт-Татарстан" Этнофестиваленең Гала концертында катнашты һәм лауреат дипломы белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International