ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Төп шарт йөгерү түгел, ә спорт адымнары белән атлау


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Концерт җыр-биюләр, кызыклы скетчлар, конкурслар белән үрелеп барды, өлкәннәр үзләренең күңел көрлеген, зиһен үткенлеген күрсәтте

Вахит авылы мәдәният йортында 25 октябрьдә 13.00 сәгатьтә “Якты йолдыз булып яна балалар күңелендә” дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә узачак. Безгә кунакка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрә, Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәпова  киләчәк. Чарада  шагыйрәнең иҗатташ дуслары, шигырьләрен яратып укучы балалар, китапханәчеләр, һәм якыннары катнашачак. Шигърият яратучы малайлар һәм кызлар! Сезнең барыгызны да  кызыклы очрашуда көтеп калабыз!

Елның һәр фасылы үзенчә матур. Әмма юмартлыгы, төрле төсләргә байлыгы, ниндидер сихри тарту көче буенча көзне берни белән дә тиңләрлек түгел. Шушы уңайдан Балды-Кнә авылы китапханәчесе төрле яшьтәге мәктәп укучылары белән” Сары яфраклар” дип исемләнгән  төрле яшелчәләрдән кул эшләренә конкурс үткәрде. Әлеге конкурста балалар бик теләп катнашы.Һәркем үзенә бирелгән яшелчәдән төрле хайван, кош, параход сүрәтләрен ясап осталыкларын күрсәттеләр.

Иске-Юмья авылы китапханәчесе авыл кешеләре белән “Изге пыкрау көне” дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырды.Чара барышында китапханәче әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырып, «Продолжи пословицу», «Отгадай загадку», хороводная игра «Сиди, сиди Петя», игра «Волшебный платок» уеннарда  бик теләп катнаштылар.

Күкшел авылы китапханәчесе Ак калфак клубына йөрүчеләр өчен "Сөмбелә- уңыш бәйрәме" дип исемләнгән кичә үткәрде. Чарага килгән өлкән буын вәкилләрен "Сөмбелә" бәйрәме белән котлады, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, татар шагыйрьләренең көз фасылана, уңышка багышланган шигырьләрен укыды. Кунаклар исә бу уңайдан оештырылган әдәби викторинада үзләрен сынады.

Каенсар авылы китапханәчесе Лермонтов айлыгы кысаларында «Читаем Лермонтова» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды. Укучылар хозурына «В мире М. Ю. Лермонтова»  китап күргәзмәсе тәкьдим ителде. Чара ахырында балалар язучының «Бородино», «Парус», «Тучи», «Мой дом» шигырьләрен бик яратып укыдылар.

Түбән-Комар авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән «Из жизни зелёного мира» дип исемләнгән эко-квест уены үткәрде. Чара барышында китапханәче китапхапханә фондында булган язучыларыбыз В. Бианки, Н. Сладков, К. Паустовский, В. Песковның  әсәрләрендә чагылыш тапкан урман сулыклар агачларны саклау кебек төшенчәлар белән таныштылар.

Түбән-Комар авылы китапханәчесе өлкән яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке”дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрде.Укучылар өчен «Гонимый миром странник дигән китап күргәзмәсе тәкьдим ителде. Әлеге чарада балалар язучының тормыш юлын, һәм иҗатын чагылдырган әсәрләрне укыдылар, квест-уен сорауларына җавап эзләделәр.

Түбән Комар авылы китапханәчесе Лермонтов айлыгы кысаларында мәктәп укучылары белән “Мин Лермонтовны укыйм” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Чарада укучылар язучының «Белеет парус одинокий», «Смерть поэта», «Дума» кебек  лирик шигырьләрен зур осталык белән башкардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International