Балалар китапханәсендә Кукмара районы 4 номерлы урта мәктәпнең 4б сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова “Минем Лермонтов” дип исемләнгән әдәби дәрес уздырды. Презентация ярдәмендә балалар рус язучысы М.Ю. Лермонтовның тормыш юлы белән танышты, иҗаты турында кызыклы мәгълүматлар алды. Автор сүзләренә язылган романслар яңгырады. Балалар язучының шигырьләрен укыды, “Белеет парус одинокий” шигыренә пазл җыйды, китап күргәзмәсе белән танышты.
Югары Өскебаш авылы китапханәчесе Битләнгер башлангыч мәктәбенә күчмә китапханә белән килде. Ул анда мәктәп укучыларын открытка ясау алымнарына төшендерде.
Алар анда лимонад җитештерү технологиясе белән таныштылар.
Лермонтов укулары акциясе кысаларында Түбән-Юмья һәм Иске-Юмья авылы мәктәп укучылары элеге чарада бик теләп катнашты. Китапханәче Л.И.Макарова балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.Укучылар хозурына «Мятежный парус Лермонтова» дип исемләнгән китап күргәзмәсе,«В мире Лермонтова» дигән презентация күрсәтелде.Чара ахырында балалар язучының «Бородино»,«Парус», «Тучи», «Мой дом» шигырьләрен бик яратып укыдылар.
Әсән-Елга авылы китапханәсе балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен «Җәнлекләр дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән экологик шөгыль үткәрде. Шөгыль уен рәвешендә алып барылды. Балалар җәнлекләрне табышмаклар һәм картинкалар аша танып белделәр.
Иске-Юмья авылы китапханәчесе Югары-Юмья авылы мәктәбендә күчмә китапханә белән килде. Анда ул китапханәгә даими рәвештә килеп торучы “Антошка”,”Кизили” җурналлары белән таныштырып, “Зечбур” газетына күзәтү үткәрде.
Манзарас авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән “Абдулла Алиштан балаларга әкиятләр” дигән темага әңгәмә үткәрде. Балаларны А.Алишның тормыш юлы, иҗаты китаплары белән таныштырды. Нәниләр “Чукмар белән Тукмар” әкиятен укып, зур экраннан “Бикбатыр һәм Биккуркак” әкиятен карадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Нәниләр аптырашып торган арада Убырлы үзе дә килеп кермәсенме?!
2500 төп юкә һәм спиреи үсентеләре Чувашиядән кайтартылды
Мул чәй табыны артында хәдисләр тыңланды, киңәшләр бирелде, поэмалар укылды