18 октябрь көнне Кукмара район мәдәният йортында урнашкан автоклуб хезмәткәрләре Яниль авылында булдылар.
Купка авылы китапханәчесе “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрдә кунакта булды.
Пычак авыл китапханәчесе 1-4 сыйныйф укучылары белән "Китап -юл курсәтүче йолдыз" дигән әдәби кичә уткәрде.
Республика районнары арасындагы рейтингта Кукмара бишенче урында бара.
Вахит авылы китапханәчесе беренче сыйныф укучылары өчен “Чудесная страна-библиотека” дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Китапханәче чарага килгән балаларны китапхәнә кагыйдәләре белән таныштырды, яңа кайткан китапларга күзәтү ясады. Ә балалар исә китапханәнең даими укучылары булырбыз дигән теләк белән өйләренә таралышты.
2018 елның 18 октябрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында «Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында туклануны оештыру» темасына Кайнар линия телефоны эшләячәк 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
2018 елның унбишенче октябрендә Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенен гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан “Ата-аналарга тәрбия серләрен төшендерү” пограммасы кысаларыда ата-аналар нәтиҗәлеге тренингы уткэрелде, тренинг ата-аналарга ярдәм күрсәтү нисбәтеннән, балигъ булмаган балаларны тәрбияләүдә максатларны билгеләү булды.
Ошь - Юмья авылы мәдәният йортында 24 октябрьдә 13.00 сәгатьтә «Финно - угры, ты и я - вместе дружная семья» дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә узачак. Кичәдә удмурт халкының дәртле жырлары, биюләре шигырьләре, китапханәче тарафыннан оештырылган китап күргәзмәсе урын алачак. Рәхим итегез!
2018 елның 8 октябрендә “Газизуллин исемендәге Югары Арбаш урта мәктэбендә”, “Ата-аналар университеты” технологиясе кысаларында “Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Гарәфетдинова Эльмира һэм Мифтахова Гөлия “Компьютерга бәйлелекнең- уңай һәм тискәре яклары” дигән темага лекция сөйләделәр.
Төп шарт йөгерү түгел, ә спорт адымнары белән атлау